Алабуга урманчылыгы белгечләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә
Алабуга районында урманнарга бару тыела.
Янгын куркынычының югары класслы булуына бәйле, 31 июльдән Татарстанда урманнарга бару тыела. Чикләү 21 көнгә кертелә. Бу карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелде.
Алабуга урманчылыгы белгечләре чикләү кертү, аның гамәлдә булу чоры турында кисәтү аншлаглары урнаштыра, урман юлларын шлагбаумнар белән яба.
Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгын 25 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган шартларда космик, авиация һәм җир өсте мониторингы уздырыла, урманнарда янгынга каршы чаралар комплексы уздырыла.
Урманнарда яисә урман массивлары тирәсендә янгын турында хәбәр итү өчен телефон номерлары:
8 (85557) 7-36-15 — Алабуга участок урманчылыгы диспетчеры;
8-917-910-42-49 — Чаллы участок урманчылыгының ПХС диспетчеры,
яки 101, 112 телефоннары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев