Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга велосипедчыларын штрафлар турында кисәттеләр

Юл кагыйдәләрен бозган өчен 1500 сумга кадәр штраф яный. 

Җылы һава торышы урнашуга шәһәр урамнарында велосипедчылар күренә башлады. Кышкы айларда малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләре үзләренең "тимер дуслары"н сагынырга җитешкән. 

Аларны инде хәзер шәһәр урамнарында күрергә була, ә йорт ишегалларында һәм балалар мәйданчыкларында иң яшь велосипедчыларны да очратырга мөмкин. Сабыйлар — әти-әни игътибарында, ә менә яшүсмерләр яшьтәшләренең зур булмаган төркемнәре белән шәһәр буйлап йөрүне өстен күрә. Озак вакыт дәвамында төрле яшьтәге велосипедчыларны күзәтү тәҗрибәсеннән чыгып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык таләпләрен бозуның аеруча еш очрый торган очраклары:

— велосипед белән автотранспорт чарасы арасында куркынычсыз ара калдырмау;
— ишегалдыннан, юл читендә торган машина артыннан кинәт килеп чыгу;
— юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүендә куркынычсыз юл йөрү таләпләрен үтәмәү;
— җиде яшьтән өлкәнрәк пассажирларны велосипедта йөртү.

Исегезгә төшерәбез, велосипедчы, транспорт чарасы белән идарә итүче буларак, барлык машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән беррәттән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Машина йөртүчеләргә, велотранспорт белән идарә итүчеләргә исерек килеш руль артына утыру тыела. Административ хокук бозулар кодексындагы 12.29 маддәсенең 3 өлеше нигезендә, исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен велосипедчыга 1000 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф яный.
Күңелсез хәлләргә тарымас өчен, юл йөрү кагыйдәләре җыелмасының эчтәлеге белән тагын бер кат танышырга киңәш итәбез.

Йорт тирәсендә, шәһәр урамнарында, шәһәрдән читкә чыгып киткәндә дә түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмагыз:

— һава шартларына туры килә торган уңайлы кием сайлагыз. Башкаларга да күренеп торсын өчен киемегездә яктылык кайтаручы элементлар булсын; 
— велосипед белән идарә иткәндә, кулларны рульдән ычкындырмагыз һәм аякларны педальдән җибәрмәгез; 
— юлның сулы урыннары аша үткәндә сак булыгыз.

Исегездә тотыгыз: велосипедның кирәкле чакта сезне саклап калырдай кузовы да, алгы пыяласы да юк.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юлның торышын үз вакытында дөрес бәяләү, һава шартларының кинәт үзгәрүен исәпкә алып, сәфәрләрне планлаштыра белү — велосипедта йөрү вакытында сезнең шәхси куркынычсызлыгыгыз, яхшы кәеф, уңышлы һәм күңелле сәфәрегезгә нигез булып тора.

Руслан Харисов, 
ЮХИДИ бүлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев