Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада алдакчылар фатирлар буйлап йөри

Алар үзләрен Водоканал хезмәткәрләре дип таныштыра. 

Февраль башында Алабугада алдакчылыкның яңа төре барлыкка килде.

"Су каналы«нда эшлибез дигән булып, алабугалыларның фатирларына кереп, алдакчылар су исәпләгечләрне «тикшерә». Аларны күрүчеләрнең әйтүенә караганда, әлеге адәмнәр, дорфа рәвештә фатирга керә, милек ияләрен аларның кайнар һәм салкын суны исәпләгеч җайланмаларының вакыты чыккан дип ышандыра башлыйлар, үзләренең бернинди документлары булмаса да, исәпләгечне алыштыру өчен 12 мең сум сорыйлар икән. Фатир хуҗалары моңа риза булмаса, янауга ук күчәләр. Үткән атна эчендә генә шәһәрнең төрле районнарында — Тынычлык проспектында (1а, 3), Таҗи Гыйззәт урамында 12нче йортта, Әйләнеч Шосседагы 39нчы йортта, Яшьләр урамының 6нчы йортында шундый очраклар күзәтелгән. 

Чит кешеләргә ишек ачмаска дип, алдакчыларның гамәлләре турында идарәче компанияләр дә кисәтә. Өстәвенә «Су каналы» дигән оешма күптәннән эшләми, хәзер ул «Алабуга МИЗы СТП» АҖ дип атала. 

Без әлеге предприятие җитәкчесе белән элемтәгә кердек. Алар хәбәр итүенчә:

— Безнең оешма хезмәткәрләре Йорт милечеләре ширкәте һәм идарәче компания вәкилләреннән башка, күпфатирлы йортларда суны исәпләгеч җайланмаларны тикшермиләр, чөнки бу йортларда коммуналь хезмәтләрне идарәче компания яисә Йорт милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) үти. 

Алдау очракларында уяу булган алабугалылар, социаль челтәрләрдә бу турыда белдереп тора.

— Безгә килеп, ниндидер документлар күрсәттеләр, ләкин без аларны кертмәдек, — ди Людмила Пантюхина һәм Марина Ярославцева.

Әйтергә кирәк, андый очраклар турында шәһәрдәшләрдән Эчке эшләр бүлегенә гаризалар да килгән. Алар буенча тикшерүләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев