Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада Йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр

Булачак әти-әниләргә бәйрәм уңаеннан файдалы бүләкләр тапшырылган.

Йөкле хатын-кызлар көне елга ике тапкыр, 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә.

7 октябрьдә Алабуга үзәк хастаханәсенең гаиләне планлаштыру бүлмәсендә булачак әниләр өчен махсус занятиеләр үткәрелде, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте. 

Бу көнне булачак әниләр өчен дәвалау физкультурасы дәресе үткәрелгән, соңрак гаиләне планлаштыру кабинеты акушеркасы Елена Шәрифуллина һәм практик психолог Миңнефәния Фаршатова бәби көтүче хатын-кызларның күп санлы сорауларына җавап биргән.

Ахырдан булачак әти-әниләргә бәйрәм уңаеннан файдалы бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев