Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада пластик чүп-чар өчен 22 контейнер урнаштырдылар

Ел ахырына кадәр тагын 18не куячаклар.

Алабугада ел ахырына кадәр чүп-чар өчен 40 челтәрле контейнер барлыкка киләчәк. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сүзләренә караганда, күпфатирлы йортлар ишегалларында һәм шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә 22 контейнер урнаштырылган инде. Алар пластик чүп-чар — шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, полиэтилен пакетлар җыю өчен билгеләнгән.

— Бу чүпне атнага бер тапкыр — пәнҗешәмбе көнне алып китеп, эшкәртүгә алып барачаклар. Чүп машинасы каты көнкүреш калдыкларын җыя торган машина кебек үк булачак, — диде Андрей Томилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев