Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларга диспансеризация үтүнең мөһим булуы турында сөйләделәр

2023 елда диспансеризация барышында 26 мең кешедә авыру башлангыч чорында ачыкланган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, Татарстанда 2023 елда диспансеризация барышында 26 мең кешедә авыру башлангыч чорында ачыкланган.

Медицина хезмәткәрләре еш кисәтә: авыруны дәвалауга караганда, булдырмау яхшырак. Аны иртәрәк белеп алсаң, тизрәк сәламәтләнәсең. Диспансеризация — ел саен медицина тикшерүе шуңа юнәлтелгән дә инде.

Шушы көннәрдә Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сафаров та шундый тикшерү узды. Поликлиникага килеп, ул бу чараның кирәклеген үз үрнәгендә күрсәтте. Җитәкче үрнәгенә хастаханәнең бөтен коллективы иярде.

− Диспансеризация — ул тормышның дәвам итүе, иминлек ул. Үз саулыгыбызны без үзебез кайгыртырга, төрле авыруларның нәтиҗәләреннән: йөрәк-кан тамырларындагы тайпылышлардан, яман шеш һәм башкасыннан үзебезне сакларга тиешбез. Хәзерге заман технологияләре, диагностика алымнары һәм профилактика авыруларны башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә, − ди баш табиб.

Әйтергә кирәк, шушы елның алты аенда гына да 12 меңгә якын алабугалы диспансеризация узган.

Диспансеризация турында нәрсә белергә кирәк:
— медицина тикшерүен башлар өчен, поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк (2нче кат, 217нче бүлмә), үзегез белән паспорт һәм ОМС полисын алырга онытмагыз;
— профилактика медицина тикшерүен һәм диспансеризацияне 18 яше тулган һәр граждан үтәргә тиеш;
— профилактика медицина тикшерүе ел сан уздырыла;
— 18дән 39 яшькә кадәр диспансеризацияне өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән узгач — ел саен үтәләр;
— быел диспансеризацияне 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990, 1987, 1984 елда туганнар һәм шулай ук яше 40тан узганнар үтә.

Фотода: Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров та диспансеризация узган. АҮРХ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев