Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын Сабантуй бәйрәменә чакыралар

9 июньдә шәһәр ипподромында язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган зур халык бәйрәме булачак.

8:00 сәгатьтән предприятиеләрнең махсус техникасы күргәзмәләре ачыла.

9:00 сәгатьтә традицион ат чабышлары узачак. 60 атның 8 йөгереше планлаштырыла. Приз фонды 810 мең сум тәшкил итә.

11.00 дә бәйрәмнең рәсми ачылышы, 650 артист катнашачак театральләштерелгән тамаша.

12:00 сәгатьтә бәйрәмне милли көрәш дәвам итәчәк. Ярышларга 130 катнашучы гариза биргән.

Шул ук вакытта бәйрәм кысаларында «Сабантуй Сылуы-2024» муниципаль конкурсында катнашучылар чыгышы булачак.

13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышы.

14:30 сәгатьтә милли көрәш батырларын бүләкләү. Төп бүләк — «Лада» автомобиле.

Сабантуй бәйрәмендә татар, рус, керәшен һәм мари милләтләренең мәдәниятен тәкъдим итүче милли йортлар булачак. Районның 15 авыл җирлеге үз ишегалларын төзекләндерә.

Районның 17 предприятиесе, учреждениесе һәм оешмасы чатырлар һәм палаткалар тәкъдим итә.

Бәйрәм кунакларын балалар Сабантуе, Парасабантуй һәм төрле спорт уеннары — мендәрләр белән сугышу, таяк тарту, катыкта акча эзләү һәм аркан тарту сөендерәчәк.

Барыгызны да 9 июньдә Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!
0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев