Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны милекләрен теркәргә чакыралар

Алабуга районында күчемсез милек булган корылмаларның якынча 11400е теркәлмәгән килеш тора. Аларның ияләренә мәшәкать килеп чыкмагае.

1998 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милеккә хокукны теркәү тәртибе башкача иде, аларны техник инвентаризацияләү органнары һәм җирле үзидарәләр теркәп килде — алар элек барлыкка килгән хокук дип атала.

Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Алабуга һәм Менделеев районнарында муниципальара бүлеге башлыгы Евгений Петров болай аңлата:
— Уннарча ел кишәрлек һәм йорт иясе булучылар, аларның корылмаларына беркем дә дәгъва белдермәсә, күчемсез милекне теркәү кирәк түгел дип саный. Күпләрнең кулында 90нчы елларда бирелгән дәүләт актлары, шәһадәтнамә һәм башка документлар бар. Чынлыкта алар да, Бердәм дәүләт теркәвендәге кебек үк юридик көчкә ия. Шулай да, хокукларны ышанычлы саклау өчен, без андый күчемсез милек турында мәгълүматны җиткерергә киңәш итәбез.

Игътибар! 2021 елның 29 июненнән Татарстанда элегрәк исәпкә куелган күчемсез милек хуҗаларын барлау башланды. Милек ияләрен аныклау өчен, хәзер Бердәм дәүләт теркәвенә күчемсез милек (фатир, йорт һәм җир кишәрлекләре) турында тулы мәгълүмат кертелә. Шул ук вакытта элегрәк теркәлгән күчемсез милек ияләре үз хокукларын мөстәкыйль белдерә ала.

Моның өчен әлеге объектка хокук бирә торган документ белән Күп функцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтергә кирәк, элегрәк хокук алынган күчемсез милекне теркәүгә дәүләт пошлинасы түләнми.

Күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен 5 сәбәп:

— Милеккә хокук теркәлмәгән булса, объект хуҗасы аны бүләк итә, сата, арендага бирә алмый.
— Хокукларны теркәү — милекне алдакчылардан саклау ул. Милекченең хокукы Бердәм дәүләт теркәвендә булса, Күп функцияле үзәккә гариза биреп, шәхси катнаштан башка да алыш-биреш ясап була. Татарстандагы Росреестрга кертелгән мәгълүматтан файдаланып, милекчегә төрле хәбәр җибәрергә, арадаш чикләр урынын килештерергә мөмкин.
— Корылмалары булган җир кишәрлеге дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен алынган очракта (мәсәлән, юл салганда) җир хуҗасы хокукы теркәлмәгән күчемсез милек өчен компенсация алмаячак. Шулай ук табигать бәла-казалары була калса да, иминиятләштерү түләүләренә дәгъва итеп булмаячак.
— Документлар югалса, аларны суд аркылы гына торгызып булачак. Хокуклар теркәлгән булса, документларның күчермәсен теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин.
— Теркәлмәгән объект өчен салым түләргә кирәк булмас дип өметләнергә ярамый. Хәзерге вакытта күчемсез милеккә, шул исәптән җир кишәрлекләренә дә хокукларын теркәүдән баш тартучыларны ачыклыйлар.

Бердәм дәүләт теркәвенә мәгълүмат кертү хокукны дәүләт теркәвенә кертү белән тиңләшми, ләкин салым алу өчен нигез булачак.

Хокук иясе ачыкланмаса, җирле үзидарә органы аны иясез дип танырга һәм аннары муниципаль милек итеп рәсмиләштерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан
Алабуга районында 11400 объект: 3873 җир кишәрлеге, 3850 бина, 3678 бүлмә теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев