Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуганың ЮХИДИ башлыгы кышкы каникул вакытында юлларда сак булырга чакыра

26 декабрьдә республикада «Кышкы каникуллар» дигән профилактик чара старт ала.

2022 елның 26 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы узачак. 

Быелның 11 аенда республика юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 400е яраланган. 

«Алабуга районында 11 айда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 17 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда бер бала һәлак булды, ә 17се төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра. Шоферлар балаларны куркынычсызлык каешы белән эләктерергә яки махсус җайланмалар кулланырга тиеш. Хөрмәтле өлкәннәр, онытмагыз, балаларның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы сезнең кулда!», - ди Алабуга Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Руслан Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев