Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Бушлай кино, концерт һәм ташламалар: Алабуга районында Өлкәннәр декадасы турында сөйләделәр

29 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Алабуга районында Өлкәннәр декадасы узачак.

Бу көннәрдә нинди чаралар уздырылачагы хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин сөйләде.

Узган елдагы кебек үк, бер оешмага да беркетелмәгән пенсионерларга азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. Сүз уңаеннан, Алабуга районы — республикада мондый инициатива гамәлгә ашырыла торган бердәнбер район. 25 сентябрьдән шәһәр мәктәпләрендә җирле бюджет хисабына сатып алынган азык-төлек җыелмалары юкка чыгарылган предприятиеләр пенсионерлары һәм күченеп килгән гражданнарга бирелә башлаячак.

Шулай ук декадада беренчел ветераннар оешмаларында очрашулар, игелек һәм хөрмәт көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ачык ишекләр көне узачак.

3 октябрь көнне — «вакансияләр ярминкәсе», авыл җирлекләре мәдәният йортларында «Без сезгә йөрәк җылыбызны бүләк итәбез» котлау акциясе, өстәл теннисы буенча ярышлар;

4 октябрьдә — «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Актив озак яшәү рәвеше» "түгәрәк өстәл"е, "Өченче яшь институты«нда (КФУның Алабуга институтында) ачык ишекләр көне;

5 октябрь — бильярд, өстәл теннисы һәм шахмат ярышлары, шәһәрнең мактаулы гражданнары Анна Никандровна Фирсова һәм Герман Тигран улы Мелкумянцка истәлекле такталар ачу;

6 октябрьдә — җиңел атлетика манежында ГТО элементлары булган эстафета, Владимир Бессмертных җитәкчелегендәге «Союз» вокаль-инструменталь ансамбле ретро-кичәсе («Александровский сад» паркы);

7 октябрьдә — авыл хуҗалыгы ярминкәсе, анда «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары өлкәннәргә яшелчәләрне өйгә кадәр китереп бирүдә ярдәм итәчәк.

Өлкәннәр декадасын үткәрү чорында хастаханәдә дәваланучы пенсионерларны котлаячаклар, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны диспансеризацияләү, вакцинацияләү оештырылачак, табиблар ялгыз өлкәннәрне өйгә килеп караячак, шул исәптән мобиль бригадалар белән дә.

Декада көннәрендә ташламалар бирелә:

  • өлкәннәр өчен бушлай нәфис фильмнар күрсәтү;
  • спорт объектларына бушлай бару;
  • Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең 17 музей-күргәзмә объектына бушлай бару;
  • чәчтараш хезмәтләре (50 процентка кадәр ташлама);
  • җәмәгать мунчасына бушлай бару (50 процентка кадәр ташлама).

Район ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә һәр өлкән кешегә игътибар күрсәтү мөһим. Ул предприятиеләрдә беренчел ветераннар оешмалары булдыру кирәклеген тагын бер кат искәртте, бу эш соңгы елларда безнең районда аеруча актив алып барыла, мәсәлән, соңгы ике елда гына да 20ләп яңа оешма барлыкка килде.

Бүген районда яшиләр:

  • 20 меңнән артык пенсионер;
  • шулардан 2390е— 80 яшьтән өлкәнрәк; 
  • Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кеше; 
  • 149 тыл хезмәтчәне;
  • Алабугада яшәүче 6 кеше озын гомерлеләр категориясенә керә: аларның яше — 100 яшь һәм аннан да өлкәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев