Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Коронавирус белән авырган кешеләр нәрсәдән интегә?

Әлеге сорауга табиб җавап бирә.

«Ковидтан соң борчулы-депрессив тайпылышларның берсе — йокысызлык. Һәм моның җитди зыян китерүе мөмкин», — ди психиатр Георгий Костюк. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, ковид белән авырганнан соң берничә ай узгач психологик проблемалар, шул исәптән йокысызлык да барлыкка килергә мөмкин. 

«Коронавирус белән авырган кайбер пациентлар берникадәр вакыт, кайвакыт берничә ай узгач үзендә артык борчылу, стресс, депрессив тайпылыш, йокы бозылу, эшкә сәләтлелек кимү, хәтер начараюны сизә башлый», — дип сөйләде табиб.

Мондый тайпылышлар хастаханәдә дәваланып чыккан пациентлар өчен аеруча характерлы, ди психиатр. Әмма җиңел кичерелгән авырудан соң да психикага йогынты булу очраклары сирәк түгел, дип ачыклык кертте ул.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев