Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
МӘГЪЛҮМАТ

Куркынычсызлык рейды: районда боз сөңгеләре белән ничек көрәшәләр

Түбәдән боз сөңгесе эленеп торса, кая шалтыратырга? Алабугада бозланган түбәләрне тикшерү буенча рейд узды.

Кар һәм түбәләрдәге боз үтеп баручылар өчен куркыныч тудыра. Шушы көннәрдә Алабуга районы башкарма комитеты, шәһәр прокуратурасы, муниципаль контроль бүлеге һәм идарәче компанияләр вәкилләре шәһәр урамнары буйлап чираттагы рейд үткәрде.

Күпфатирлы йортларның, сәүдә һәм социаль объектларның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча кайбер хокук бозулар ачыкланган. Шулай ук социаль объектларга һәм янәшәдәге территорияләргә керү юллары каралды. Муниципаль контроль бүлеге хокук бозуларны бетерү турында 17 хәбәрнамә бирде. Әгәр милекчеләр моны эшләмәсә, аларга административ беркетмәләр төзеләчәк.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә дә түбәләрне кардан чистарту эше турында фикер алыштылар.

«Жилкомфортсервис» идарәче компаниясе директоры Римма Хәбибрахманова сөйләгәнчә, алар карамагындагы 257 йортның 147сендә — авыш түбә, барлык керү төркемнәре өстендә кар тоткычлар куелган:

— Көн саен безнең хезмәткәрләр барлык түбәләрне һәм козырекларны кар һәм боз өемнәре барлыкка килүгә тикшерәләр, шулай ук биредә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә җавап бирәләр. Кар төшерү урыны менү өчен куркыныч булса, без махсус рөхсәте булган альпинистларны яллыйбыз. Бүгенгә эшләр 100 процентка диярлек башкарылды.

«Домуправ-3» һәм «Созвездие» идарәче компанияләре җитәкчесе Екатерина Биктемирова да бу эш турында сөйләде.

− «Домуправ-3» идарәче компаниясендә авыш түбәле 100 йорт бар. Бүгенгә 70е чистартылган, тагын 30 йортның түбәсендә эш бара, атна ахырына кадәр төгәллибез. Шәһәрнең аскы өлешендә бик күп йортлар урнашкан, анда чормалар юк, АГП белән эшләргә туры килә.

Әгәр түбәдә боз сөңгеләре һәм кар өемнәре күрсәгез, нишләргә?

— Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә;

🔹 УК Жилкомфортсервис: 8 (85557) 5-11-06

🔹 УК Домуправ—3: 8 (85557) 9-46-01

🔹 УК Чаллы: 8 (917) 392-71-64

— 5-82-22 телефоны буенча "Ачык Алабуга"га шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев