Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга бер ел эчендә туристлар саны буенча рекорд куйды

Узган ел Алабугага 1 миллионнан артык турист килгән.

Чагыштыру өчен: 2022 елда аларның саны әле бер миллионга җитмәгән. Шулай итеп, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге Кама буенда урнашкан кечкенә шәһәргә туристларны җәлеп итү буенча яңа рекорд куйды. 

Туризм-2023 нәтиҗәләре һәм АДМЯ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре әзерләгән яңалыклар турында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директорының үсеш буенча урынбасары Тәнзилә Агишина сөйләде.

— Тәнзилә Илсуровна, бер миллионнан артык турист — рекордлы күрсәткеч. Бу соклануга лаек. Алабугага шулкадәр күп туристны ничек җәлеп итә алдыгыз?

— 2023 елда эчке туризмны үстерү тренды дәвам итте. Россия буенча безнең ил туристлары актив сәяхәт итә. Моны илнең әйдәп баручы туроператорлары да билгеләп үтте. Туристлар агымы 7 процентка арткан. Менә без дә моны сиздек. Узган ел безнең музей объектларына һәм чараларга 1 миллион 8 мең кеше килгән. Пристаньга 253 — рекордлы санда теплоходлар килеп туктаган. Алабуга тарихында андый хәлнең булганы юк иде. Су маршруты буенча Алабугага күп кенә шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән 38 мең турист килгән, хәтта Сахалиннан килүчеләр бар. Моннан тыш, туристларның үз фургоннарында, автойортларында мөстәкыйль сәяхәт итү тенденциясе дәвам итә. Узган елны алар хәтта үзләренең «Vanlifefest Симфония» Бөтенсоюз автокараваннар фестивален Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара фестиваленә туры китереп оештырды. Шулай итеп, 700 кеше (200дән артык автойорт) Тойма болыннарында урнашты. Көндез алар безнең музейларга йөрделәр, ә кичен концерт белән ләззәтләнделәр. Әлбәттә, шәһәребез кунакларын халык арасында популяр булган Спас ярминкәсе дә сокландырды.

— Масштаблы чаралардан тыш, Алабугада туристларны тагын нәрсә җәлеп итә? 

— Аңлашыла ки, безнең программаларда интерактивлар һәм мастер-класслар күптөрле. Әмма, моннан тыш, туристларны кабул итүгә без турбизнесны да җәлеп итәбез — мәсәлән, кафе һәм рестораннар. Аерым алганда, рестораннарның берсендә сыра дегустациясе үткәрелә. Ресторан хуҗасы кунакларга аның җитештерү нечкәлекләре турында үзе бик теләп сөйли. Моннан тыш, без кызыклы турлар тәкъдим итәбез, мәсәлән, Чаллы дельфинариена — ул «Тәэсирләр диңгезе» дип атала. Моннан тыш, ике күрше шәһәрне: Алабуга һәм Чаллыны колачлаган «Каманың ике полюсы» сәяхәт туры бар. Шулай ук Мальцево авылы үзенчәлекле авыл мохитен күрсәтә торган кызыклы программалар тәкъдим итә. Аннары милли паркта махсус программа буенча туристлар эко-сукмак буенча үтә ала.

— Чагыштырмача күптән түгел генә башланган проектларның кайсысы яңа елда да алга таба үсеш алачак? 

— Һичшиксез — «Туган батыр»! Бу — җәядән ук ату фестивале. Узган елны без аларга чаралар оештыруда киңәшләр белән ярдәм иттек. Хәзер без бер тандемда. Быел без аны зуррак масштабта үткәрергә ниятлибез. Бу тагын бер зур, вакыйгалы чара. 

Моннан тыш, тест рәвешендәге тагын бер кызыклы проект — «Муса Җәлил» метеорын эшләтеп җибәрергә өметләнәбез. Узган елда ул Алабугадан елга буйлап Сарапулга барды. Оештыручылар кызыклы интерактив программа уйлап тапты. Әлегә пресс-тур гына булды, әмма инде мондый маршрутлы метеорның эшли башлау вакыты белән кызыксынучылар күп. Бу проект җәй көне тормышка ашырылыр дип уйлыйм. Кешеләрнең елга буйлап сәяхәт итү теләге бар. Бу нәкъ ял көне туры. Моннан тыш, тагын бер елга туры гамәлгә ашырылачак, ул «Иң озын елга туры» дип атала. Бер ай дәвамында туристлар төрле шәһәрләргә барачак. 30 көн — 30 шәһәр, шул исәптән Алабуга да.

— Халык туризмның кайсы төрен күбрәк ярата?

— Сәнәгать һәм гастрономия туризмына ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Алабугага берничә тапкыр килергә әзер туристлар бик күп. Бәлки, алар инде безнең музейларда 15 тапкыр булгандыр, әмма безнең шәһәргә тагын һәм тагын килергә әзерләр. Чөнки безнең программалар елдан-ел үзгәрә һәм һәрвакыт җентекләп уйланыла. 

Махсус икътисади зонасына экскурсияләргә ихтыяҗ бар. Без элемтәләрне җайга салабыз, «МТЗ — Татарстан» — тракторлар җитештерү заводы белән килешү төзелде. Һәм без анда инде төркемнәрне экскурсиягә алып бардык. Моннан тыш, бездән КамАЗ һәм "КамАЗ-мастер«га алып баруны сорыйлар. Безнең эштә «вакыйга чарасы» һәм «тур» төшенчәсе бар. Шәһәр кунаклары арасында икесе дә популяр.

— Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар белән бер ел эш нәтиҗәләре турында сөйләсәгез иде. 

— Балалар бакчаларына килгәндә, ай саен 3000гә якын бала еллык абонемент буенча музей дәресләренә йөри. Шулай ук берничә ел дәвамында «Музейда дәрес» проекты гамәлгә ашырыла. Ул мәктәп программасы белән үрелеп алып барыла, ә дәрес үзе сыйныфта түгел, ә музейның күргәзмә залларында уза. Мондый дәресне бала бик озакка исендә калдыра.

— «Пушкин картасы» турында сөйләгез әле. 

— «Пушкин картасы» элеккечә бик актив. Аның буенча төрле маршрутлар һәм төрле программалар гамәлгә ашырылды. Үзебезнең шәһәрнекеләрдән тыш, күрше Чаллы, Менделеевск, Мамадыш яшьләре дә активлашты. «Пушкин картасы» буенча 13191 кеше кабул ителде. Бу карта буенча гына түгел, ә барлыгы 23 меңнән артык экскурсия үткәрелде. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк.

— 2024 елга бурыч итеп нинди саннарны куясыз? 

— Без һәрвакыт санны элеккегедән югарырак итеп билгелибез. Әйтик, 2022 елда Алабугага 990 мең турист килгән. Бу күрсәткечтән чыгып, 2023 елга без башка санны планлаштырдык — 1 миллионга җитәргә. Без хәтта бу планканы да узып киттек — елына 1 миллион 8 мең турист! Әлбәттә, 2024 елга санны тагын да күбрәк планлаштырабыз, әмма барысы да тотрыклы булсын иде. Ковид елында булган хәлләр кабатланмасын иде.

— Эштәге тагын нинди моментлар туризмны табышлы итәргә ярдәм итә?

— Без күп көнлек туризм өстендә эшлибез. Туризм — ул бизнес. Әгәр турист Алабугада бер тәүлектән артыкка кала икән, шәһәр казнасына җитди кертемнәр турында сөйләргә була. Шулай итеп, турбизнес чәчәк ата, чөнки кафелар, рестораннар, такси хезмәтләре активлаша.

— Алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын быел туркод буенча нинди яңалыклар көтә?

— Яңалыклар булачак, ә кайберләре инде эшли дә башлады. Узган елда теплоход сезоны 2 октябрьдә тәмамланды. 18.00 сәгатьтән соң инде караңгы, ә теплоход кичке 21 сәгатькә кадәр тора. Һәм менә бу буш өч сәгатьне туристлар күңелсезләнмәсен һәм шәһәрнең тарихи өлеше буенча йөрүләрен дәвам итсеннәр өчен нидер уйларга кирәк иде. Чишелеш табылды: быел 68 мәдәни мирас объекты яктыртылды! Хәзер туристларга караңгыда да йөрергә уңайлы булачак. Биналарның яктыртылуы бик яхшы. Өстәвенә, шәһәрнең түбән өлешендә 4 җәмәгать бәдрәфе барлыкка килде: җылы, уңайлы. Ә җәй көне, туркод ярдәмендә, шәһәрнең тарихи өлешендә вагонлы кечкенә паровоз йөри башлаячак! Ул кечкенә балалары булган туристларны йөртәчәк. Ә Алабуга шәһәрлегендә дежур экскурсовод белән күчмә мәгълүмат үзәге барлыкка киләчәк. 2024 елга килгәндә, ул АДМЯның 35 еллык юбилее билгесе астында узачак.

Яңа ел каникуллары чорында гына да музей объектларына һәм АДМЯ күргәзмә залларында 8,5 мең турист булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев