Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә «Карл Гун. Рәссам һәм этнограф» исемле яңа китапны тәкъдир иттеләр

Китап Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап чыгарылды.

Билгеләп үтик, бу Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан бастырылган Латвия рәссамы турында өченче китап. Беренче икесе 2008 һәм 2019 елларда басылды. Быел ул Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап чыгарылды.

— Чаллыда эшләгән вакытта минем янга танышым — сәнгать белгече Ольга Пудакова килде һәм Карл Гун турында китап чыгарырга тәкъдим итте. Ул вакытта мин ризалашмадым. 2002 елда мин Алабугада эшли башладым, ә 2006 елда ул кабат минем янга килде. Без аның белән Рус музеена бардык, аның фондларына кереп, Карл Гунның бик күп эшләрен күрдек. Йөз картинаны сайлап алдык һәм бу эшләрне цифрлаштыру өчен музейга йөз мең сум түләдек. Һәм шуннан соң беренче китапны чыгара алдык. 2019 елда — икенчесе чыкты. Бу зур һәм фундаменталь хезмәт. Ә бүген без дөньяга тагын бер тулыландырылган басма чыгарабыз. Әлеге проектны тормышка ашыруда сәнгать белгечләре, журналистлар, Алабуга һәм Чаллы, Рига һәм Огре музейлары хезмәткәрләре, шулай ук Россия һәм Латвиядән 30дан артык дәүләт музее һәм китапханәсе катнашты, ‒ дип сөйләде АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко.

Җитәкче сүзләренчә, бу — Алабуга шәһәре җирле халыкны һәм кунакларны җәлеп итеп торырлык булсын өчен гамәлгә ашырыла торган чараларның гомуми комплексына керүче мөһим эшләрнең берсе.

Бу хакта тулырак итеп, китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сөйләде. Ул киләсе елда Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерү планнары белән уртаклашты, район һәм республика үсешендә шәхси-дәүләт партнерлыгының зур ролен билгеләп үтте, төрле проектларга актив ярдәм итүче һәм үз проектлары белән чыгыш ясаучы барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерде.

Алабуга XIX гасырда да үсешкә йөз тотып яшәгән. Нәкъ менә шәһәр башлыгы Иван Иванович Стахеев чакыруы буенча биредә бер ел буе Карл Гун яшәгән һәм эшләгән. 

Ул Алабугадагы Покров чиркәвенең иконостасын бизәү белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта портретларга шәхси заказлар үти, шәһәр һәм авыл күренешләрен рәсемгә төшерә, шәһәрдә, шулай ук Вятка һәм Казан губерналары авылларында яшәүче русларны, татарларны, удмуртларны, мариларны сурәтли.

— Мәдәни байлыгыбызны һәм ата-бабаларыбызның хәтерен киләчәк буыннарга тапшыру өчен тырышлыкларыбызны берләштерергә тиешбез. Нәкъ менә шулай без үзебезнең мәдәни фондыбызны саклап кала алачакбыз, ‒ дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм китапны чыгаруга кагылышы булган һәркемгә рәхмәт белдерде.

Искәртеп узабыз, китап «Алабуга мирасы» сериясендә Россия Федерациясе Президенты гранты акчасына мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияттәге иҗади проектларга ярдәм итү һәм «Аммоний» АҖ (Менделеевск) финанс ярдәме белән чыгарылды. Экземплярларның бер өлеше спонсорга, Алабуга үзәк китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларына бүләк ителде, ул үз чиратында аларны республика районнары китапханәләренә таратачак.

Төп фотода: «Карл Гун. Рәссам һәм этнограф» китабының кураторлары, музей-ядкарьлекнең мәгълүмат-нәшрият бүлеге мөхәррире Людмила Пахомова һәм АДМЯ сайты администраторы Алексей Куклин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев