Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга мөгаллимнәре зур сәхнәгә чыкты

Шәһәрдә «Алабуга-Арт» I муниципаль конкурсының беренче этабы бара.

Шәһәрдә уку йортлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Алабуга-Арт» I муниципаль конкурсы бара. 

Хәзер бәйгедә мөгаллимнәр катнаша, сентябрьдә башка оешма хезмәткәрләре иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк.

− Бүген чыгышларның өченче көне. Тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора, ләкин эшләп җиткерәсе нәрсәләр бар әле. Иң мөһиме — мәгариф оешмаларының иҗат куәте үсеп, укытучылар яңа фикер һәм уңышлар белән илһамлансын өчен, мәдәният һәм белемнең көчле бергәлеге кирәклеген аңлау бар, − диде жюри рәисе, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин.

Конкурс «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә үтә, кайберәүләрнең зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгуы. 

− Без Тарловка поселогыннан, әлбәттә, бездә мондый масштаблар юк, — ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Лобанова. — Озак һәм үҗәтләнеп әзерләндек, шуңа күрә лаеклы чыгыш ясарбыз дип уйлыйм. Безнең белән бергә мәктәп укытучылары гына түгел, ветеран мөгаллимнәребез һәм укучыларыбыз да катнаша.

Ярты сәгать эчендә алар сәхнәләштерелгән күренештә үзләренең туган Тарловка поселогы һәм аның тарихы турында сөйләп бирделәр. Шул рәвешле, жюридагылар һәм хуплаучылар төркеме бу торак пунктының ничек барлыкка килүен, анда кайчандыр урнашкан булган Стахеев утары һәм туберкулезга каршы дәваханә, хәрби госпиталь һәм шифаханә турында белделәр. Бу мәгълүматның барысы да мәктәп музеенда саклана.

Дмитрий Иванович Стахеев ролен Тарловка кешесе Олег Липатов башкарды. Элек ул мәктәптә хуҗалык бүлеге мөдире булып эшләгән, хәзер эшчәнлек өлкәсе үзгәргән. 

− Миңа сценарий бирделәр, репетиция барышында төзәткәләделәр һәм хәзер чыгышка әзер. Барысы да шома үтәр дип уйлыйм, − диде ул.

Олег Липатовтан аермалы буларак, 2нче мәктәп укытучылары нык борчулы. Әйтүләренчә, алар өчен бу яңа тәҗрибә. Балаларга белем бирергә, аларның иҗатка һәвәслеген үстерергә күнеккәнгә, үзләре мондый бәйгеләрдән читтәрәк калып килгәннәр.

− Без халык биюен башкарабыз, татарча һәм хор белән җырлыйбыз, фортепианода уйныйбыз, шигырь сөйлибез, − ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Бондарева.

Укытучылар әзерләнгән вакытта, аларга укучылары да булыша, биюнең әле теге, әле бу хәрәкәтен күрсәтеп алалар. 

− Мөгаллимнәребез торган саен остара. Хәзер без аларны өйрәткән булып чыктык. Безгә бик ошады, − ди 9нчы сыйныф укучылары Надежда Привалова һәм Кристина Щипцова.

− Хәзергә карар кабул итә алмыйм. Кызыксындырырлык, якты чыгышлар, фикерләр. Тулаем алганда, булдыралар, − дип билгеләп үтте Гөлнара Трофимова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме.

Иң яхшы чыгышлар гала-концертта тәкъдим ителәчәк. Ул апрельнең 25енә ниятләнгән. 

Конкурсны оештыру фикере район башлыгы Рөстәм Нуриевныкы. Җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев