Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга районында авыл бәйрәмнәре сезоны тәмамланды

Майдан октябрьгә кадәр районыбызда АМР Үзәкләштерелгән клуб системасы оештырган 20 төрле чара узды. Узган шимбәдә Олы Качкада узган Кабак фестивале авыл бәйрәмнәре чиратын төгәлләде.

Шундый күләмдә фестивальләр һәм бәйрәмнәрнең лаеклы дәрәҗәдә уздырылу серләре турында безгә АМР Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Эльмира Әхмәтова сөйләде.

Сезон дәвамында фестивальләргә 4500дән артык авыл кешесе, Алабугадан һәм башка шәһәрләрдән кунаклар килгән. Концерт программаларында 27 коллектив катнашты, шулай ук 200дән артык башкаручылар үз номерларын тамашачыга бүләк иттеләр. Һәм, әлбәттә, һәр бәйрәм ярминкә, тәмле ризыклар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды.

Яхшы бәйрәм рецепты: идея, команда һәм детальләргә игътибар

Эльмира Самат кызы мәдәният өлкәсендә 15 ел эшли. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда һәр районының үз үзенчәлеге бар. Моннан тыш, төрле заманча бәйрәмнәр белән беррәттән халык бәйрәмнәре дә уздырыла.

— Барысы да идеядән башлана, — дип сөйли Эльмира Әхмәтова. — Без, беренче чиратта, кешеләргә нәрсә кызык булуы турында уйлыйбыз. Аннары сценарий барлыкка килә, без чыгыш ясаучыларны сайлыйбыз. Сәхнәдәге беренче номердан алып антуражга кадәр һәр деталь мөһим: костюмнар, мастер-класслар, тәм-томнар булган зоналар, авыл товарлары ярминкәләре һәм балалар мәйданчыклары. Һава торышы безгә ярдәм итеп торды, һәм иң мөһиме — без кешеләрнең кайтавазын тойдык. Алабуга районында тамашачылар бик рәхмәтле. Күрәсең, кешеләр тере аралашуны, мондый вакыйгаларны сагынганнар.

Эльмира Саматовна район башлыгы Рөстәм Нуриевка грант ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән милли һәм үзенчәлекле бәйрәмнәр үткәрү, авыл халкының активлыгын арттыру өчен муниципаль бюджеттан акча бүлеп бирелә — моның өчен җирлек башлыкларына үз проектларын якларга кирәк.

Шулай ук АМР Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры авыл җирлекләре башлыклары белән үзара аңлашуны һәм иганәчеләр белән тыгыз элемтәдә торуны билгеләп үтте. Аларның ярдәме — фестивальләргә керткән өлеш кенә түгел, ә авыл мәдәниятенең киләчәгенә инвестицияләр дә ул: бу акчага костюмнар тегәләр, тавыш җиһазлары сатып алалар һәм хәтта стационар сәхнәләр төзиләр.

Сезонның нәтиҗәсе итеп Эльмира Саматовна күңелле чараларны гына түгел, бәлки бердәм команда булдыруны да саный: «Шундый тырыш кешеләр белән эшләвемә рәхмәтлемен. Алар үз эшенең чын фанатлары, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр».

Традицияләр һәм туризм

Авыл бәйрәмнәре арасында Яңа Анзиркада инде брендка әйләнгән Иван-чәй фестивале һәм Танайкада Суган фестивале бар, аларны район халкы һәм кунаклар ел саен көтеп ала. Ләкин бу сезонда яңалары да барлыкка килде, мәсәлән, Мурзихада — Кыяр көне һәм Мортта — Гармунчылар фестивале.

Эльмира Саматовна халык коллективлары белән аеруча горурлана. Алабуга районының һәр авыл клубында диярлек үз фольклор ансамбле бар. Талантларның мондый байлыгы белән һәр район да мактана алмый, дип ассызыклады Э. С. Әхмәтова.

Киләсе елга планнарда — эшне дәвам итү, камиллеккә чик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев