Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак

Ул заманча этносәнгать музеенда узачак.

4 ноябрьдә 17дән 21.00гә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Содружество муз» программасын тәкъдим итәчәк. Ул заманча этносәнгать музеенда узачак.

Программа барышында ике татар рәссамы, ирле-хатынлы һәм иҗади хезмәттәшләр — Ирик Мусин һәм Лана Мусина-Медвецкая әсәрләреннән торган «Диалоглар» күргәзмәсе ачылачак. Аннары кунаклар борынгы китапларны күчереп язучы, реставратор Дамир Әхмәтгалиев үткәрәчәк каллиграфия буенча «Матур язу сәнгате» мастер-классында, Ирик Мусинның пейзаж рәсеме буенча мастер-классында, Лана Мусина белән ислам дөньясында сәнгать турында әңгәмәдә, шулай ук музейның беренче катында тәкъдим ителгән «Татарларда кунакта» экспозициясе буенча экскурсиядә катнаша алачак.

Шул ук бинада цоколь катында урнашкан декоратив-кулланма сәнгать музей-мастерскойсында декоратив-кулланма сәнгатьнең төрләре буенча мастер-класслар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев