Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга Үзәк китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби сәгать узды

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә.

15 февральдә А. С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге Муса Җәлил туган көнгә багышланган «Муса Җәлил — каһарман шагыйрь» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. 

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Алабуга медицина училище студентлары герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен аудиоязмадан тыңлады.

Әдәби сәгатьнең икенче өлешендә студентлар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев