Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга халык драма театры Җиңү көненә яңа спектакль әзерли

Бу спектакль май аенда, Җиңү көненә багышлап күрсәтеләчәк.

Шушы көннәрдә генә Алабугада «ЗазерКамье» театр фестивале тәмамланды. Аны зур игътибар белән күзәткән тамашачылар арасында иң тугрылары Алабуга халык драма театры студиясендә шөгыльләнүчеләр булгандыр, мөгаен. Бу аңлашыла да — алар өчен күп кенә спектакльләр театр осталыгында яңа белемнәр алу мәйданчыгы булды.

— Мин бик канәгать, фестивальдән чын ләззәт алдым. Бу бик кызыклы тәҗрибә булды. Спектакльләрнең берсендә Ижау артистлары эшен кызыксынып күзәттем, алар спектакльне декорацияләүгә минималистик караштан чыгып якын килгән, бу минем өчен көтелмәгән ачыш булды. Режиссер гади, әмма бик файдалы реквизит куллана, ул бер күренештән икенчесенә күчеп йөреп, төрле функцияләрне башкара. Күмәк декламация идеясе бик ошады. Бу, һичшиксез, студентлар һәм педагогларның сәхнә сөйләме буенча башкарылган зур эше, — дип уртаклаша Алабуга халык драма театры җитәкчесе Екатерина Марамыгина.

Алабугада Рус халык театры 1918 елның ахырында, гражданнар сугышы вакытында ачыла. Аны оештыручы — М. А. Кустинский, һөнәре буенча актер.
Коллективның чыгышлары уңыш казана, актерлар шулай ук шефлык тамашалары куялар, алардан җыелган акча Кызыл Армиягә ярдәм фондына китә.

1953 елда театр шәһәрнең мәдәният бүлеге ведомствосына күчә һәм комедия театры дип үзгәртелә. 1957 елда театр финанслау булмау сәбәпле ябыла, әмма шул ук елның июнендә яңадан торгызыла. Бу чордан алып 1964 елның апреленә кадәр театр белән А. П. Турская җитәкчелек итә, аннары — Ф. С. Зәйнетдинов, В. Ф. Марченко. 30 ел дәвамында театрда берничә җитәкче алышына, шуңа карамастан, профессиональ булмаган актерларның чыгышлары муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә билгеләп үтелә.

2023 ел ахырында Алабуга халык драма театры янә үз эшен башлады — яңа җитәкче һәм коллектив белән. Театр студиясендә шөгыльләнүчеләрне сәхнәгә һәм иҗатка мәхәббәт берләштерә, алар профессиональ артистлар түгел, әмма үзләрен актер һөнәрендә сынап карарга, сәхнә осталыгына өйрәнергә теләкләре зур. Хәзер кече, урта һәм өлкән төркемнәрдә 5 яшьтән 50 яшькә кадәрге 36 кеше шөгыльләнә.

— Белүемчә, барлык катнашучылар сәхнә сөйләме, грим, пластика буенча дәресләр ала, мастер-класслар уза, бу турыда тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.
— Әйе, бездә берничә мәҗбүри дисциплина бар, бу — сәхнә сөйләме, актер осталыгы, пластика, сәхнә хәрәкәте һәм грим. Сәхнә сөйләме буенча дәресләрне без дөрес суларга, тавышыбызның көчен кулланырга, басымны дөрес куярга, теге яки бу сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнүдән башладык. Хәзер, мәсәлән, өлкән студия студентлары үзләре укыячак шигырьләрне сайлый: дөрес логик басым куярга өйрәнә, тыныш билгеләренә карап тавыш биеклеген эзли, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлеп тикшерә, яшерен мәгънәләр, икенче планнарны эзлиләр. Актер осталыгы дәресләре үз-үзебезне, хисләребезне, тәнебезне «эретергә» өйрәнүдән башланды. Хәзер, интернет аша аралашу чорында, барысы да башыбызда, тәнебез белән сизеп, тоемлап, хисләребезне күрсәтеп яшәүдән бөтенләй биздек.

Аннары күзәтү циклы булды. Бу актерлар өчен бик мөһим этап, чөнки күзәтү кемгәдер хас гадәтләрне, йөрешне, ишарәләрне, мимиканы «күчереп алырга», һәм аларны персонажга бәйләргә, шул рәвешле образлар тудырырга ярдәм итә. 

Март ахырында безне ике зачет көтә: грим һәм сәхнә хәрәкәте буенча, ә 19 майда актер осталыгы буенча имтихан булачак. Имтихан концерт рәвешендә үтәчәк һәм аны безнең тамашачыларыбыз да күзәтә ала.

Студиядә шөгыльләнүчеләр үзешчән театр актерлары дигән горур исемгә ия булганчы әнә шундый катлаулы юл үтәләр.

— Бүгенге көндә студиягә йөрүчеләр нинди чараларда катнаша?
— Коллектив даими рәвештә Май чабу, Сабантуй, Бөтенроссия Спас ярминкәсе, Балаларны яклау көне һәм Шәһәр көне кебек гомумшәһәр чараларында чыгыш ясый. Кирәк булса, актерлар декораторлар да, яктырту осталары һәм сәхнә эшчеләре дә була алалар.

— Театрның җитәкчесе буларак, алдыгызга нинди максатлар куясыз?
— Киләсе елга хәзерге студентлар театрның төп составына әвереләчәк һәм аның актерлары булачак. Сентябрьдән башлап без яңа төркемнәр җыячакбыз, алар да иҗат эшенә кушылачак һәм актерлык осталыгын үзләштерүне дәвам итәчәк.

Рус халык драма театры проекты — шәһәр Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать коллективы, ул муниципалитет тарафыннан хуплана. Студиядә дәресләр бушлай, хәзер коллективның төп өлеше, аның таянычы һәм театрның булачак әйдәп баручы актерлары әзерләнә. Безнең иганәчеләребез буларак студиядә шөгыльләнүче укучыларның ата-аналары да чыгыш ясый, алар костюмнар, грим, реквизит сатып алырга ярдәм итә. Кайбер әйберләрне өйләреннән дә алып киләләр. Студиядә шөгыльләнүчеләрнең берсе театрга үтүк бүләк итте. Бу безнең өчен кыйммәтле бүләк. Әлбәттә, җәмәгатьчелек, ниндидер коммерция предприятиеләре безгә игътибар итсә, бик яхшы булыр иде. Әлегә коллективыбыз кечкенә, ул үзен күрсәтеп өлгермәде, әмма киләсе елга без грантка гариза биреп карарбыз дип уйлыйм.

— Театр коллективлары хәзер нинди спектакль әзерли? Алабуга тамашачысы аларны кайчан күрә алачак?
— Кече һәм урта төркемнәр хәзер киләсе сезонда күрсәтеләчәк спектакльгә әзерләнә. Аны сентябрь азагында куярга планлаштырабыз. Ә өлкәннәр төркеме «А нам бы жить» дип исемләнгән пьесаның репетицияләренә кереште. Әлеге әсәр Бөек Ватан сугышы елларында госпитальдә очрашкан хатын-кызлар турында. Героиняларның һәркайсы үз тарихын — сугышка ничек эләккәнен, аны ничек кичерүен сөйли, киләчәккә өметләре, уй-хыяллары белән уртаклаша. Бу спектакльне без Алабуга тамашачысына май аенда, Җиңү көненә багышлап күрсәтергә ниятлибез. Алабуга халык драма театры тиздән үзен күрсәтәчәк.
***
Студиягә йөрүчеләрнең күбесе өчен дәресләр фикердәшләре белән аралашу һәм үз потенциалларын ачу мөмкинлеге.

— Театр студиясе турында социаль челтәрләрдән белдем, кызымны төркемгә кертү өчен гариза бирдем. Әти-әниләр җыелышында исә үземнең дә өлкән төркемгә керә алуымны белдем. Минем өчен бу искиткеч яңалык булды. Мин хезмәттәшләрем белән аралашудан рәхәтлек алам, — ди 4 нче гимназия директоры киңәшчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Александра Лощакова.

— Мин фотостудиядә эшлим. Мине группага алачакларына өметем аз иде, чөнки теләүчеләр шактый күп булды. Әмма миңа бәхет елмайды! Хәзер атнага 3 тапкыр бик теләп дәресләргә йөрим, — ди студиянең тагын бер катнашучысы Ирина Музлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев