Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада «Мәдәният — балаларга» проекты старт алды

«Адымнар-Алабуга» дагы бу зур проектның исеме кыска, ләкин бик эчтәлекле. Проект иң изге максат белән: укучыларның мәдәниятен үстерү һәм аларны сәнгатьне бәяләргә өйрәтү белән эшләнгән.

Әлеге проектның инициаторлары — педагоглар һәм «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы администрациясе. Әлеге проект кысаларында укучыларның бөтен Татарстан иҗат коллективлары белән танышу мөмкинлеге бар.

— Мәсәлән, октябрьдә, проект старт алган вакытта, безнең комплекс башкала артистларын каршы алды. "Адымнар«га Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле килде. Бу коллективның популярлыгы республикадан читтә дә киң таралган. Күз алдына китерәсезме, «Мәдәният — балаларга» проектында катнашкан артистларның дәрәҗәсе нинди! Әлеге проектта тагын Казаннан килгән кунаклар катнашты. Бу юлы «Җиңү юллары» музыкаль-шигъри спектакле күрсәтелде. Аны оештыручылар — «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр хәрәкәте. Алар Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреатлары. Без кунакларыбызның статусын юкка гына ассызыкламыйбыз — бу мәдәни проектта катнашучыларның никадәр танылган булуын аңлау өчен. Бу спектакль балаларга Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итте дип ышанасы килә, — дип әйттеләр "Адымнар-Алабуга«да.

Һәм менә декабрьдә — яңа очрашу. Алабугага «Мәдәният — балаларга» проекты кысаларында Түбән Камадан «Туфан» театры артистлары килде. Башлангыч сыйныф укучылары «Мираликундия. Серле гиппопотам» спектаклен карадылар. Спектакльнең нигезендә танылган авторлар В. Лившиц һәм И. Кичанова әсәрләре ята. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен режиссер Айдар Җаббаровның «Галия» спектаклен күрсәттеләр. Балалар Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан соңгы тыныч көннәр турында 1941 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары күзлегеннән сөйләүче вакыйганы күрделәр.

Моннан тыш, Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае артистларының сәфәре тагын бер кызыклы вакыйга булды. Аларның үзенчәлекле чыгышы ярдәмендә балалар үз төбәкләренең музыкаль әкиятләре белән таныша алдылар, анда бөек Габдулла Тукай иҗаты аерым урын алып тора.

Уку йорты җитәкчелеге «Мәдәният — балаларга» проекты ярдәмендә укучылар онытылмас тәэсирләр ала, дөньяга карашларын киңәйтә һәм, әлбәттә, үз иле һәм анда яшәүче кешеләр өчен горурлык хисләрен ныгыта дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев