Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада Наилә Низамова китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Чара «Кама» уку театрында үтте.

Алабуганың «Кама» уку театрында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте мөгаллимәсе Наилә Биҗан кызы Низамованың «Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. 

Чарада мөхтәрәм кунаклар — Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, Татарстанның «Яңа гасыр» каналында балалар өчен оештырылган «Күчтәнәч» тапшыруының режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Фатыйхова, Түбән Кама шәһәренең «Сөенеч» курчак театрын булдыручы Вәсилә Исмәгыйлева, Чаллы шәһәренең Балалар театр сәнгать мәктәбе укытучысы Ләлә Хәбибуллина һәм башкалар катнашты.

Кичә барышында Наилә Низамованың тормыш юлын, иҗатын чагылдырган китабына күзәтү ясалды.

Бу хакта тулырак «Алабуга нуры» газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев