Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада рәссам Анютиннар күргәзмәсе эшли

Күргәзмәләр 9 июльгә кадәр эшләячәк.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда тантаналы рәвештә Виктор һәм Галина Анютиннарның «Исәнме, Алабуга!» һәм «Дүрт стихия» исемле күргәзмәләре ачылды. 

Кунакларны күргәзмә хуҗалары, шулай ук АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко, ТР халык рәссамы Александр Петров сәламләде. Авторлар адресына җылы сүзләрне ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова һәм Казанның «Разведка» эзләү отряды җитәкчесе Александр Коноплев та җиткерде. Күргәзмәгә алар бәхетле очрак буенча Алабугага экскурсиягә килгән җирләреннән эләккән. 

Виктор Валентинович — рәссам, көтелмәгән нюанслары һәм драматик борылышлары белән гаҗәпләндерүче тулы гармонияле эшләр иҗат итә. Аның эшләре Россиянең күп кенә галереяләрендә һәм музейларында, илебезнең, Европаның һәм Американың сынлы сәнгать яратучыларның шәхси коллекцияләрендә саклана. «Исәнме, Алабуга!» экспозициясендә пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, тематик картиналар тәкъдим ителә, аларда бәйрәмнәр, авторның замандашларының рухи дөньясы, табигать матурлыгы, кеше һәм аны чолгап алган мохит арасында мөнәсәбәт, тормыш мәгънәсе турында уйланулар чагыла.

Галина Павловна үзенең эшләрендә табигать дөньясын чәчәкләр һәм хайваннар белән сурәтли. Шулай ук төсле эскиз стадиясендә җентекләп уйланылган абстракцияләрне дә күрергә була. «Дүрт стихия» күргәзмәсендә пейзажлар, натюрмортлар, тукымага төшерелгән рәсем техникасында башкарылган сюжет композицияләре, рәсемле полотнолар тәкъдим ителгән. Автор татар декоратив-кулланма сәнгате мотивларына һәм образларына мөрәҗәгать итә. 

Күргәзмәләр 9 июльгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев