Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан эшли башлады

Шимбә кичәләрен Казаннан килгән Рөстәм Насыйбуллин ачып җибәрде.

Җәй җитүгә, Алабугада «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан эшли башлады.

Шимбә кичәләрен Казаннан килгән Рөстәм Насыйбуллин ачып җибәрде. «Гуляй» паркы сәхнәсендә төрле заман көйләре яңгырады: патриотик, мәхәббәт турында, русча да, татарча да. «Мәдәни мохит» теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен.

Проектның тагын бер шарты — аның уңайлы булуы. Чыгыш өчен мәйданчыклар шулай ясалган, чарада катнашучылар бу урынга бернинди кыенлыксыз килә ала. Аның турында хәбәрдар булмаганнар, үтеп барганда күреп алучылар да, гаҗәпләнергә, һәм үзләре дә катнашып китәргә мөмкин. Быел моның өчен ике мәйданчык әзерләнгән: «Гуляй» паркы һәм «Йорт янындагы бакча» скверы. Шул рәвешле, мәдәни күңел ачу чаралары һәр шимбәдә булачак.
Галия Низамова иптәш хатыны белән һәр кич «Гуляй» паркына һава суларга чыга. Пенсионер апалар бирегә көй тавышын ишетеп килгән. «Яшь вакытларыбыздагы җырларны ишетү рәхәт булды, җитмәсә, туган телебездә дә ишеттек һәм кушылып җырладык».

Бала арбасы белән йөрүче яшь гаиләләр, күрше мәйданчыктан яшь спортчылар, һәммәсе «Мәдәни мохит» кә тартылды.

Әлеге проект аркасында, алабугалылар һөнәри иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать төркемнәре, язучылар һәм шагыйрьләр, рәссамнар һәм актерлар, спортчылар, биючеләр һәм популяр артистларның иҗаты белән якыннан таныша ала. Программага мастер-класслар, интерактив күренешләр, бию бәйгеләре, балалар өчен күңел ачулар кертелгән.

«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты «Татнефть» компаниясе башлангычы һәм булышлыгы белән тормышка ашырыла. Мәдәни җәй августның 26сына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев