Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада Шигърият бәйрәме үтте

4 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә Әдәбият музееның шигъри беседкасында Марина Цветаеваның туган көненә багышланган Шигърият бәйрәме булды.

ХХІІІ Цветаева учагын кабызу хокукы музей-ядкарьлекнең күптәнге дусты, автор-башкаручы Сергей Поспеловка бирелде.

Чарада Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Казан, Можга, Чаллы, Түбән Кама, Нократ Аланы, Саратов, Уфадан Марина Ивановна һәм аның замандашларының иҗатын бәяләүче 202 кеше катнашты.

М. И. Цветаеваның Әдәби музее мөдире Лилия Сәгыйрова Бөтендөнья Цветаева учагының тарихы турында сөйләде. Марина Ивановна истәлегенә учак беренче тапкыр 1986 елда Ока ярындагы Тарусада кабызыла. Хәзер бу акцияне Россиянең, Австралиянең, Германиянең, Канаданың, АКШның, Уганданың һәм Финляндиянең 37 шәһәрендә үткәрәләр.

АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко исеменнән җыелучыларны аның фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков сәламләде. Ул киләсе елда узачак Халыкара Цветаева укуларының яңа форматын игълан итте, аннары ел саен үткәрелә торган М. И. Цветаевага багышланган Көмеш гасыр шагыйрьләренең шигъри әсәрләрен укучыларның XVIII конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Барлыгы 18 ел эчендә конкурста Россиянең 62 торак пунктыннан 792 кеше катнашты. Быел жюри 36 катнашучыны тыңлады, шул исәптән 2се — конкурстан тыш нигездә. Географиясе шактый киң: Татарстан-Алабуга, Казан һәм тагын 6 шәһәр, 7 авыл һәм поселок; Удмуртия — 3 шәһәр һәм 2 авыл; Башкортостан — Учпили авылы.

1 нче урын өчен диплом һәм акчалата премияне «Аква-Регион» җәмгыяте хезмәткәре Анна Задерей (Яр Чаллы) алды. Ул инде икенче ел конкурста катнаша, әмма узган юлы призерлар рәтенә кермәгән.

— Халык алдында чыгыш ясау минем өчен бик дулкынландыргыч, — диде Анна Задерей. — Бу синдә яшәгән шигърият утын, шагыйрь иҗатын үзләштерүеңне җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Зал — бары тик синеке генә. Бу иң яхшы хисләр. "Тау поэмасы«н мин күптән түгел Пастернак укуларында ишеттем һәм аңа гашыйк булдым, бу акциягә дә аны сайладым.

2 нче һәм 3 нче урыннар өчен дипломнар, шулай ук акчалата премияләрне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Алинә Камалиева һәм Мария Феодорова алды.

— Минем бик тә җиңәсем килде, ләкин барыбер бүләкләнүчеләр рәтендә булырмын дип уйламадым. Бу премия минем стипендиягә караганда күбрәк. Бу бик шәп! — дип уртаклашты үзенең хисләре белән Алинә.

Төрле номинацияләрдә дипломнар белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Екатерина Дарвина, Артем Кадров һәм Лиана Мингулова бүләкләнде. Шулай ук Алабуга Суворов училищесында укучы Аркадий Мамедов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ветераннар Советы секретаре Жанна Прохоренко да бүләкле булды. Моннан тыш, балаларны әзерләгән педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләүдән соң «ирекле микрофон» игълан ителде. Марина Цветаева, аның кызы һәм замандашларының шигырьләре, Алабуга авторларының шагыйрьгә багышлаулары яңгырады.

Теләге булган һәркем бер көнлек күргәзмә белән таныша алды. Биредә Марина Цветаеваның улы Георгий Эфронның сәяси карикатуралары тәкъдим ителде. Быел аңа 100 яшь тулган булыр иде. Мур (Георгий Эфрон) язучы, тәрҗемәче, рәссам булырга хыяллана, ләкин 1944 елның июлендә Белоруссия фронтында барган сугышларның берсендә мәңгелккә ятып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев