Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада «Җылак» фильмы режиссеры Алмаз Нургалиев тамашачылар белән очрашты

Фильмда Әзһәр Шакировның яшь чагын Морт егете Илназ Гаффанов уйный.

Ноябрьнең 7сендә шәһәрнең «Иллюзион» кинотеатрында режиссер Алмаз Нургалиев белән очрашу булды һәм алабугалылар аның ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге бүләк иясе, күренекле театр артисты, актер Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» нәфис фильмын карады. Әлеге картинада күренекле артистның яшь чагын Алабуга районының Морт авылында туып үскән Илназ Гаффанов уйнады.

Тымытык районының Ташлыяр авылында туып үскән егетнең язмышын сурәтли бу фильм. 1940 елда күп балалы гаиләдә бишенче булып бу дөньяга аваз салган Әзһәр, мәктәпне тәмамлагач, алга таба укырга тели. Моның өчен колхоздан рөхсәт алырга, паспорт юнәтергә кирәк. Авылдашы Нәҗибә белән яланаяк Тымытыкка чыгып китәләр, кырык чакрым юл үтәләр.

Төп документка ия булгач, тагын икәүләп юлга чыгалар. Бу юлы Казанга. Хыяллары — университетка укырга керү. Башкалада Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесына татар артистлары бәйгесе турында игъланны күреп, шунда гариза тапшыралар. Уку йортын тәмамлагач, 1961 елда Әзһәр Шакиров Казанга кайта һәм Татар академия театрында эшли башлый. 

Фильмда Әзһәрнең әнисе татар хатын-кызларына хас түземлек, күндәмлек, миһербанлылык үрнәге буларак гәүдәләндерелгән. Билгеле булганча, геройның әнисе Миңҗиһанны, ятимә кыз чагында, 16 яшеннән хатыны вафат булган бер байга кияүгә биргәннәр. Авырып, ире үлеп киткәч, 1921 елгы ачлыктан биш үги һәм үзенең ике баласы мәңгелеккә күзен йомган. Бу кайгыдан соң ул туганнары янына кайтып сыена һәм аны икенче хатын итеп, тагын кияүгә бирәләр. Ул бу гаиләдәге ирнең гарип хатынын, олы яшьтәге карчыкны һәм шушы гаилә балаларын карарга тиеш була. 

— Нишләсен инде әнкәй, — ди төп герой, — риза булган инде. 

Режиссер чорга хас тирәлекне, мохитне саклап, фильмда татар авылыннан чыккан гади бер егетнең танылган шәхес булып җитешүен сурәтләп кенә калмый, тамашачыларны фәлсәфи уйларга этәрә. Төп геройның уйланулары фильмның башыннан ук экранга куелып, ахырына кадәр озата бара. Артист тамашачылар белән бергә-бер калып, үзенең фикерләре белән уртаклаша. Ул үз гомерендәге гамәлләрне барлый: «Дөрес эшләдемме?». Әнисе бөтенләйгә китеп баргач, аның җаны да киткән кебек тоела. Әнкәсенең бердәнбер улы газиз кешесен ничек булса да яшәтәсе килә, ләкин ул аңа берничек тә ярдәм итә алмый. Шушы гаҗизлек, чарасызлык аның җанын газаплый, хәтерендә мәңгегә уела. Әтисе авырып киткәч, ул инде булдыра алганның барын да эшләргә әзер. Тик... Вакыт рәхимсез. Әнисен соңгы юлга үзе озатса да, әтисе белән хушлаша алмый кала. Шәфигулла карт улы белән аннан алдагы күрешүендә үзенең озакламый үләсен әйтә, безнең каберләрне карап торырсың инде дип, соңгы теләген белдерә. Әзһәр, әтисенең авыр хәлдә ятуы турында телеграмманы иртәгә спектакль дигән көнне ала. Сәхнәгә чыга. Икенче хәбәр килгәндә, инде соң була. «Мин кешеме? Артистмы?» — ди төп герой. «Артист» дип җавап бирә ул үзенә-үзе, чөнки ул сәхнәдә калды. Ул — сәхнә кешесе.

Фильм тәмамлангач, режиссер җыелган халык белән аралашты. Залда алабугалылар гына түгел, Илмәт, Юраш, Морт авылларыннан да тамашачылар күп иде.

Тамашачылар биргән беренче сорау:
— Төп геройга ни өчен Илназ Гаффановны сайладыгыз?
— Ошаса да ошар икән! Илназның кашлары, күзләре нәкъ Әзһәр абыйныкы төсле, — дип җавап бирде режиссер. 

Алар Инстаграм аша танышканнар.

Дүрт малайның әтисе, «Җәлил укулары» бәйгесен башлап җибәрүчеләрнең берсе, кинофестивальләрдә җиңү яуларга өлгергән Алмаз Нургалиев соңгы елларда Татарстанның танылган шәхесләре турында документаль фильмнар төшерә, фильмнарына сценарийларны да үзе яза.

— Әлеге фильмда төрле төбәкләрдән, төрле районнардан без актерларны барладык: Түбән Новгород, Оренбург, Уфа, үзебезнең Минзәлә, Актаныш, Кукмара, — ди Алмаз Нургалиев.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеген җитәкләүче Эльмира Әхмәтҗанова аның «Җиде утрау арасында» фильмын телгә алып, башкаларга да карарга киңәш итте.

— Җырчы булуыгызны белә идем, — диде ул Алмаз Нургалиевка мөрәҗәгать итеп. — Әле рәссам да икәнсез.

Эльмира ханым режиссерның 12 яшьлек чагында "Салават күпере«нә конкурска җибәргән рәсемнәрен картина итеп үзенә бүләк итте.

Илназ Гаффановның әнисе Гөлфинә тамашачыларга зал тутырып килүләре өчен рәхмәт әйтте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте коллективына һәм шулай ук Алмаз Нургалиевка зур рәхмәт белдерде.

Режиссер әңгәмә башында ук:

— Илназның ике әнисе: берсе — Гөлфинә апа — Илназны тудырган, сәләтен күреп, дөрес тәрбия биреп үстергән кеше, икенчесе — Әлфира Гыйльмулла кызы — остазы, — дип белдерде, аларга рәхмәт әйтте.

Гөлфинә ханым улын бәләкәйдән конкурсларга йөрткән. 

— Илназны без башта хореография бүлегенә алмакчы идек, ул бик матур бии. Аннары эстрадага күчермәкче булдык, чөнки бик яхшы җырлый, ә шулай да Эльмира Ильдусовна аны театр бүлегендә калдырды. Хәзер ул Туймазы театрында эшләп килә, — диде Әлфира Әкбәрова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры.

Көллияттә белем алганда Илназны сәхнә сөйләменә өйрәткән укытучысы Тәҗрия Җәләева алар төркеменең ничек Илназны хуплавы, аның белән бергә фильм төшерергә барулары турында искә алды.

Бүләкләр бирелде, Илназ Гаффанов фильмда файдаланган реквизит — чемодан яшь актерның әнисенә тапшырылды. 

Гади кешенең бөеклеген ачкан татарча фильмнар күбрәк булсын иде.

Фильм барышында танылган татар актеры Әзһәр Шакиров милләтебезнең үз фаҗигасен аңламавы турында фикерләрен күңелдә калырлык итеп әйтә. «Гел акыл белән генә яшәп булмый, җан кушканча да яшәргә кирәк», — ди ул.

Алтын урталыкны табып, юл күрсәтүче булса ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев