Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Бүген Казанда IX Республикакүләм «Сәмрух» премиясе җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Тантанадан туры эфир булачак.

19 февральдә, 17:30 сәгатьтә «Пирамида» комплексында IХ «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узачак. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, үзәкнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнәчәген хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.

«Быел премия барлыгы 18 номинациядә билгеләнгән. Тантанадан туры эфир булачак. «Сәмрух» сыны белән беррәттән җиңүчеләргә акчалата премия каралган. Аны сәлкешләр, «Сәләт» дөньясына битараф булмаган кешеләр үзләре җыя. «Сәмрух» премиясе ел саен шундый система буенча эшли.

Узган ел, мәсәлән, 700 меңгә якын акча җыелган иде. Ул акчалар җиңүчеләргә бүлеп тапшырылды. Быел исә — 600 мең сум акча җыелды. Әлеге сумманы шул ук система буенча тугыз номинациягә тигез итеп бүләчәкбез» — диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Шулай ук «Сәләтле җәй — 2024» ял итү кампаниясе аланнарына гаризалар кабул итү дә башланды. 53 профильле алан булуы көтелә, аларның 31 җәйге каникуллар вакытына туры килә.

«Җәйге ял итү кампаниясендә әзерлек тулы көченә бара. Әйдәманнар мәктәбе дә узды. Агымдагы елда 500 артык әйдәман һәм 150 күбрәк башҗитәк «Сәләт» нең төрле аланнарында һәм форумнарында 8 меңнән артык бала белән эшлиячәк. Шулай ук онлайн форматтагы чараларда 7 меңнән күбрәк бала катнашуы исәпләнә. Шулай ук «Сәләт» аланнары Татарстанда гына түгел, Башкортстан белән Чувашиядә дә урнашкан», — дип билгеләде Татарстанның Яшьләр эшләре Министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Әйтергә кирәк, быел «Сәләт» хәрәкәте башлануына 30 ел тула. Шушы вакыт эчендә бер аланнан башланган «Сәләт» хәрәкәте Татарстаннан гына түгел, милләтәшләр яшәгән барлык төбәкләрдән килгән балаларга һәм яшьләргә зур мөмкинлекләр бирүче системага әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев