Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

«Яңгырасын гармун моңнары»: Морт авылында беренче тапкыр гармунчылар бәйрәме узды

Сентябрьнең җылы бер көнендә Морт авылының ял паркында гармун һәм баян моңнары яңгырады. Биредә 21 сентябрьдә күптән көтелгән бәйрәм булды, анда районның халык музыкасын яратучылар җыелган иде.

«Яңгырасын гармун моңнары» исеме астында узган иҗат кичәсе ачык һавада үтте. Чарага тирә-як авыллардан, мәдәният көллиятеннән дә килгәннәр иде.

Бәйрәм өчен сценарий районның музыкаль картасы буенча зур сәяхәт буларак төзелгән. Морт, Илмәт һәм Иске Юраш авылларының фольклор коллективлары солистлары үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар, татар җыры мирасының байлыгын һәм төрлелеген күрсәттеләр. Морт авылының «Тургай» гармунчылар ансамбле чыгышы, һичшиксез, җыр бәйрәменең үзәге булды. Аларның оста итеп, илһамланып уйнауларын тамашачылар яратып каршы алды, көчле алкышлар белән бәяләде. Насих Галәлетдинов, Габделфәт Әхмәтҗанов, Вәкил Һадиуллин, Рәмзия Һидиятуллина, Илнар Хуҗин һәм Рөстәм Закиров — Мортта гына түгел, тирә-як авылларда да үзләренең осталыклары белән дан казанган гармунчылар. Аларның һәр чыгышы да тамашачылар өчен үзенә күрә бер бүләк булды. Тамашачылар таныш җырларга кушылып җырлады, лирик көйләр тыңлап моңайды, бию көйләре исә күңелләрне җилкендерде. Аларның чыгышларыннан соң алкышлар озак тынмады.

Мортта туып үсеп тә, туган авылларыннан читтә яшәүче Марат Бәдриев белән Фәнил Сабиров та бу бәйрәмгә махсус кайткан. Алар башкаруындагы таныш көйләр тамашачыларны сагыш дулкыннарында тирбәтте, яшьлек еллары хатирәләренә чумдырды.

Балаларның чыгышлары һәр бәйрәмгә ямь өсти. Авылның мәдәният йортында эшләүче Раушания Гайфуллина җитәкчелегендәге «Яшьлек» балалар бию ансамбле инде берничә мактаулы исемгә лаек булган, бәйрәм саен авылдашларын да, район халкын да дәртле биюләре белән сөендереп тора. Бу юлы да алар өлкән гармунчылардан соң чыгыш ясап, буыннар арасындагы бәйләнешне ачык гәүдәләндерде. Тамашачыларга яшьлек матурлыгы, энергия һәм елмаюлар бүләк иттеләр.

Бәйрәм танылган җырчы ИлГәрәй чыгышы белән тәмамланды. Өлкән буынга да, яшьләргә дә таныш популяр җырларны халык алкышлар белән каршы алды. Туган як, мәхәббәт турындагы һәркем яраткан җырлар башкарылды.

Шуны да әйтергә кирәк, гармунчылар фестивален оештыру эшләрен Морт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова һәм Рәмзия Һидиятуллина җитәкләде. Концертка килгән һәркем оештыручыларга, бу кичәне матур итеп алып барган Алабуга мәдәният идарәсе директоры Эльмира Әхмәтовага бу матур бәйрәм өчен рәхмәт әйткәндер.

Морт авылында беренче тапкыр оештырылган гармунчылар фестивале беркемне дә битараф калдырмады. Бүгенгәчә гармунны, аның тавышын берни дә алыштыра алмый. Авылда үткән бәйрәм дә кешеләрдә җанлы, эчкерсез музыкага ихтыяҗның никадәр көчле булуын күрсәтте, үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерде. Бу искиткеч фестиваль матур традициягә әверелер һәм гармун сөючеләрне әле тагын күп мәртәбәләр бер сәхнәгә җыяр дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев