Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Казанда Алабуга районының мәдәният көне узачак

Чара Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелә.

3 октябрьдә Казанда «Елабугу выбирают великие» программасы белән Алабуга муниципаль районының мәдәният көне узачак.

Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Чара 19.00 сәгатьтә башлана, күргәзмә 18.00 сәгатьтә ачыла. Мәдәният көнен ачуда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашыр дип көтелә.

Бәйрәм программасында — Эльвира Шаесламова җитәкчелегендәге «Фиеста» бию театры; Лилия һәм Әлфия Гарипова җитәкчелегендәге «Орхидея» бию студиясе; Гөлназ Панованың «Улыбка» хореография ансамбле; «Акварель» үрнәк балалар вокаль студиясе һәм башкалар.

Мәдәният бәйрәмендә милли ансамбльләр үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итәчәк. «Марийские зори» фольклор ансамбле, «Инвожо» удмурт халык фольклор ансамбле, «Ак каз» һәм «Сурәкә» керәшен халык җыры ансамбльләре, «Красная гвоздика» ветераннар хоры чыгыш ясаячак. 

Төп сәхнәдә хормейстер Наталья Кучерявенко җитәкчелегендәге «Эллегия» халык вокаль ансамбле; Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева һәм «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле үзләренең музыкаль номерларын тәкъдим итәчәк. «Вечер» ВИА солисты Екатерина Бессмертных һәм «Камские зори» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Алабуга мәдәнияте көне кысаларында «Елабужские холмы», «Эй, дусларым», «Матушка — Земля», «Ай иркәм», «Лучший город Земли» һәм «Моя Елабуга» кебек музыкаль композицияләр яңгыраячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев