Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Халык драматургы: Алабугада Таҗи Гыйззәтне искә алу кичәсе

Алабуганың А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Театрга багышланган тормыш» дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Күренекле татар драматургы, якташыбыз Таҗи ага Гыйззәтнең тууына 130 елга багышланган кичә «Син кем дип сорасалар, кеше үзенең паспортын күрсәтә, ә син кайсы милләттән дисәләр, ул үзенең даһиларын атый» дигән сүзләрдән башланып китте. Чыннан да, халкыбыз бөек шәхесләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Таҗи Гыйззәт шундый шәхесләрнең берсе. 59 ел гомере эчендә ул зур мәдәни мирас калдырган — 30га якын пьеса әсәре язган.

Таҗи Гыйззәт һәм Алабугада татар театры барлыкка килү

1925 елда Таҗи Гыйззәт гаиләсе белән Алабугага күченеп килә. Аның бирегә килү максаты — татар мәдәнияте үзәген булдыру. Алабугага килгәч, Таҗи Гыйззәт татар педагогика техникумына хуҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Үзенең хуҗалык эшләрен тәртипкә китереп, Таҗи ага уку процессы, музыка, сөйләм культурасы кебек фәннәрне уку программасына кертү мәсьәләсе белән актив шөгыльләнә башлый. Хор һәм музыка түгәрәкләре эшен үзе оештыра, драма түгәрәге ачып җибәрә. Замандашлары истәлекләренә караганда, бу Алабуга татар яшьләре тормышының бик җанлы һәм кызыклы еллары була.

Татар театры өчен шәһәр хакимияте тарафыннан элеккеге Сәүдәгәрләр җыелышы бинасы бүлеп бирелә. Театрның нигезен техникум студентлары һәм укытучылары тәшкил итә. Алабуга татар театры турындагы хәбәр күрше шәһәрләргә һәм авылларга тарала. 1926 елның язында Таҗи Гыйззәт труппасы гастрольләр белән Чаллыга, Бондюгка, Кокшанга бара. Драматургның Алабуга зыялылары белән уртак мәнфәгатьләргә нигезләнгән дуслыгы Гыйззәтовлар Казанда яшәгән елларда да дәвам итә.

Таҗи Гыйззәт исеме Алабугада бүген дә онытылмаган: аның исемендә урам бар, 9нчы мәктәптә драматургка багышланган музей эшләп килә, Алабуга Суворов хәрби училищесында мемораль такта урнаштырылган.

Таҗи Гыйззәтне искә алу кичәсе

Әдәби кичә югары дәрәҗәдә оештырылган иде: бай телле алып баручылар драматург һәм язучының кызыклы тормыш юлы турында сөйләделәр, җыелган кунаклар Таҗи Гыйззәт яшәгән һәм иҗат иткән елларның атосферасына чума алдылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Таҗи Гыйззәтнең якташы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада Әхтәмова, Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факиль Сафин, Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Анна Рагипова булды. Гөлзада апа Әхтәмова драматургка багышлап язылган шигырен укыды. Кичәгә җыелган студентларны һәм әдәбият сөюче алабугалыларны Факиль абый Сафин сәламләде:

— Барыгызны да Татарстан язучылар берлегенең идарәсе исеменнән, җитәкчебез Ркаил Зәйдулла исеменнән, бу эшне башлап җибәрүегез белән котлыйм. Нәкъ 15 сентябрь көнне, шундый матур көнне, әлеге кичәне оештыргансыз.

Котлау сүзләренә филология фәннәре докторы Әнвәр ага Шәрипов та кушылды.

Анна Рагипова кунакларга вакыт табып, Алабуга китапханәсенә килгәннәре өчен һәм мәдәният көллияте студентларына язучының әсәреннән өзекне сәхнәләштергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул студент чагында Таҗи Гыйззәтнең спектакльләрен караганын искә төшерде.

— Таҗи Гыйззәт иң гади гаиләдән, хезмәтчәннәр гаиләсеннән, аның әсәрләрендә гади кешеләр урын алган, ул халык турында язган, чөнки аларның проблемаларын һәм борчуларын яхшы белгән. Шуңа күрә аның әсәрләре безгә бик якын.

Кичәнең сценарий авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наиля Низамова да чыгыш ясады:

— Таҗи Гыйззәт әле бүген дә безнең күңелләрдә, без аның әсәрләре белән яшибез, әсәрләрен сәхнәдә күрәбез. Чакыру өчен зур рәхмәт. Кичә бик матур килеп чыккан, рәхәтләнеп тыңлап, карап утырдым. Матур-матур кадрлар тапкансыз, шулкадәр күңелле үтте, миңа бик ошады, рәхмәт.

Студентлардан бүләк

Кичәнең иң якты өлеше «Кыю кызлар» пьесасыннан өзек булды. Аны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 3 курс студент кызлары әзерләгән иде. Искиткеч төгәллек белән сайланылган костюмнар, декорацияләр... Кыска гына вакыт аралыгында кызлар тамашачының игътибарын яулап ала алдылар. Кеше язмышы белән сәүдә итү проблемасы яңа көч белән яңгырады, һәр тамашачының йөрәгендә җавап тапты.

Узган кичә Таҗи Гыйззәтнең исеме һәм иҗаты тарих битләрендә генә язылып калмыйча, Алабуга мәдәни тормышының актуаль һәм җанлы өлеше булып калуын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев