Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада ВИЧ диагнозлы 147 кеше теркәлгән. 20 кеше әлеге авырудан үлгән

ВИЧ-инфекцияле кеше озак еллар яши ала, гомер озынлыгы кешенең яшәү рәвешенә, сәламәтлеге торышына, исерткеч, наркотиклар куллану-кулланмавына һәм вакытында дәвалана башлавына бәйле. СПИД ул - ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. Чирне йоктырганнан алып СПИД үсеш ала башлаганчы уртача 7-15 ел вакыт үтә.

ВИЧ тышкы тирәлектә тотрыклы түгел: кайнатканда һәм зарарсызландыру чаралары кулланганда ул бик тиз һәлак була.

Вирус нинди очракларда кеше организмына үтеп керә ала?

- Саклану чаралары кулланмыйча кылынган җенси якынлык вакытында; кан аша; стерильләштерелмәгән корал ярдәмендә пирсинг, тату ясаганда; гомуми кырыну станокларыннан файдаланганда; кан салганда; органнар һәм тукымалар күчереп утыртканда; авырлы вакытта, туганда яки күкрәк сөте имезгәндә чирле анадан балага күчәргә мөмкин.

ВИЧ авыруы кул биреп күрешү, кочаклашу, үбешү, төчкерү, ютәлләү вакытында; бассейнда йөзгәндә, гомуми туалеттан файдаланганда; уртак савыт-саба кулланганда; әйберләр аша һәм чебен-черки тешләгәндә башка кешегә күчми.

Организмга әлеге куркыныч вирус үтеп кермәсен өчен нишләргә?

Моның өчен, барыннан да бигрәк, тәртипсез җенси элемтәләрдән баш тартырга һәм җенси якынлык вакытында югары сыйфатлы презервативлардан файдаланырга кирәк. Тату ясатканда уртак энә һәм буяудан файдаланмагыз, бер кат кулланыла торган энә һәм шприцлардан гына файдаланыгыз. Җәрәхәтле урыннарга инфекцияле кан, сперма эләккәндә аны агым суда сабын белән юарга, яраларны эшкәртергә һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алкоголь һәм наркотиклар кулланмагыз! Алар үз-үзеңне тоту контролен киметә һәм кешене куркыныч адым ясарга этәрә.

Соңгы вакытта авыруның җенси юл белән күчү очраклары артты һәм ул 50 процент тәшкил итә. Бу факт исә инфекциянең контрольдән чыгып бөтенләй идарә итә алмас дәрәҗәгә җитү куркынычын тагын да арттыра.

Әгәр сездә бу мәсьәләгә карата сораулар һәм шик туса, курку хисен җиңеп, түбәндәге телефоннар буенча шылтыратыгыз!

СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенең Ышаныч телефоны - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы (843) 238-40-70; Регистратура телефоны: (843) 236-22-72; (843) 236-85-81.

Адресы: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 2а йорты; www.infospid.ru

ВИЧ-инфекцияне диагностикалау һәм дәвалану мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны Алабугада поликлиниканың эпидемиология бүлегендәге 7-13-87; 3-11-83 телефоны аша йогышлы авырулар кабинетына юлларга була.

Нефтьчеләр проспекты, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан поликлиниканың тире-венерология бүлегендә аноним кабинет эшли. Аның телефоны 7-13-53. Монда теләгең булганда, ВИЧ-инфекциягә аноним тест узарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев