Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Икенчел чимал: коткарырга һәм эшкәртергә

Кышкы тәнәфестән соң без "Экополюс" белән яңадан "Икенчел чимал.Икенче тормыш" акциясен яңартып җибәрдек. Әйтергә кирәк, аның мөһимлеге торган саен арта һәм заруррак була бара.

-Макулатураны кайчан тапшырырга була?

-Пыяла шешәләрем бик күбәйде. Аларны кайчан килеп җыячаклар?" дигән сораулар белән күрше-тирәдә яшәүчеләр һәм танышларым мине аптыратып бетергән иде инде.

-Тиздән, тиздән, тик җыйган әйберләрегезне ташлый күрмәгез!"- дия идем аларга. Менә шимбә көнне иртән "Экополюс" машинасы ишегалдына килеп туктады. Капчыклар, тартмалар күтәргән микрорайон халкы машина янына агыла башлады: өлкәннәр дә, балалар да, яшьләр дә. Күршем Нина Васильевна 50 килограмм авырлыкта иске китаплар туплаган. Акциядә даими катнашучы мәктәп укучысы Илья кирәк булмаган дәфтәр, иске китапларын тапшырды. Күпләр район газетасындагы белдерүне укып, пыяла һәм пластик шешәләр, савыт-саба, газета-журналлар хәстәрләп куйган иде. Икенчел чималга бәяләр югары булмаса да, кирәксез әйберне теләсә кая ташлап чүпләгәнче, аз булса да файдага китә ич. Монда кәгазьнең бер килограммы - бер сум, картонныкы икеләтә кыйбатрак тора. Пыяла әйберләрне килосын 20 тиеннән, пластик шешәләрне 2 сумнан тапшырырга мөмкин. Әмма экологик акциягә кушылучылар монда акча эшләү максатыннан катнашмады. Юкса пенсионерларга һәм укучыларга анысы да артык түгел. Эш башкада. Микрорайонда яшәүчеләрнең күпчелеге ресурсларны юкка әрәм-шәрәм итәргә ярамаганлыкны аңлый. Күптән түгел генә башыбыздан үткән гадәттән тыш хәлне искә төшерү дә җитә. Берничә көн сусыз яшәү вакытында без эчә торган суның никадәр кыйммәтле һәм кирәкле булуына төшендек. Авария аркасында без бик гыйбрәтле сабак алдык. Моннан соң күпләр суны әрәм-шәрәм итмәскә тырыша башлады.

Икенчел чималны кабул итүче Фәнис Вәлиханов, төргәк күтәреп килүчеләрне күптәнге танышларыдай көлеп-елмаеп каршылый, үлчи һәм дәфтәренә яза барып, акчасын да биреп җибәрә. Кулында вак акчасы да җитәрлек. Юкса кибетләрдә сатып алучыга акча кайтара алмый интегеп бетәләр. Урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне дә акция барышы кызыксындыра. Күпләре: "Әй, монда икенчел чимал җыюларын белми идем. Минем дә иске газета-журналлар күп ята",- дип кызыгып уза. "Газетадан белдерүләрне игътибар белән карап барыгыз, икенчесендә килеп тапшырырсыз",- дип юатабыз үзләрен.

Мондый изге башлангычның даими һәм билгеле бер вакытта үткәрелүе бик мөһим. Иске китап һәм журналларны гына түгел, көнкүреш калдыкларын да төрләргә аерып җыеп бару бик ярап куяр иде. Әмма моның өчен шартлар кирәк шул. Эшкәртелергә тиешле көндәлек калдыкны машина килгәнче кем өендә сакларга риза булсын! Үземнең генә дә балконда өелеп яткан кәгазь төргәкләрне ничә тапкыр чүплеккә чыгарып ату теләге туды. Әмма кулым күтәрелмәде - кызганыч бит. Әлбәттә, көнкүреш калдыкларын сортларга аеру эшенә дә чират җитәчәк. Моның өчен күрше Чаллы шәһәрендә икенчел чималны эшкәртү заводының эшли башлавы гына кирәк. Ә хәзергә безне бу бәладән бердәнбер коткару чарасы - "Экополюс" хезмәткәрләренең микрорайоннарга килеп икенчел чималны кабул итүе.

...Әнә машинага таба зур төргәк тоткан бер хатын ашыга, ул да булса, Матросов урамындагы 15 нче йорт өчен җаваплы Светлана Вагыйзова.

-Бу бик файдалы, кирәкле акция! - Файдаланырга мөмкин булган нәрсәләрне ни өчен чүплеккә атарга? Экологик халәтебез дә шуңа нык бәйле бит. Болар эшкәртелсә, агачларны кимрәк кисәрләр, башка ресурслар да янга калыр. Туалет кәгазен дә, төрү кәгазьләрен дә шушылардан эшләргә буладыр бит. Ә фатирларыбызда күпме кирәксез әйбер ята! Совет чорында юкка гына макулатура, пыяла савыт, металл җыймадылар бит. Ә хәзер җир өстендә ни генә юк! Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Тик халыкны алдан кисәтеп кую яхшы булыр иде. Бүген мин әнә әбиебез 70 нче елларда сатып алган обойлар китердем. Ташларга кызганыч, ә болай нинди дә булса файдага ярап куяр. Менә бөтенесе 38 килограмм булды. Җыеп кына әйткәндә, мин мондый акцияләрне хуплыйм! Алга таба да дәвам итәргә иде.

Бу көнне без 312 килограмм икенчел чималны чүплектән коткардык.

Елена Сельскова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев