Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Кишер согы эчәр чак

Кишердә В төркеме, РР, С, К, Е витаминнары күп. Ул шулай ук калий, тимер, магний, бакыр, йод, цинк, хром, никель, фтор микроэлементларына бик бай. Кишер 1,3 процент аксымнан, 7 процент углеводтан тора.

- Чи кишер ашау теш казнасын ныгыта.

- Кишер составында булган бета-каротин күз өчен бик файдалы. Конъюнктивит, блефарит, кичке якта тавык күзе чирләре белән авырганда, озак вакыт компьютер белән эшләп күз арганда да кишер ашагыз.

- Бета-каротин организмга эләккәч, эшкәртелеп, А витаминына әйләнә, ул балалар, үсмерләр өчен бигрәк тә кирәк.

- Бета-каротин үпкә эш- чәнлеге өчен дә бик мөһим.

- Кишер согы ашкайнату системасына яхшы тәэсир итә. Әмма артыгын куллану шулай ук зыянлы, бавырга авыр. Сок эчүне көнгә ярты литрдан да арттырмагыз.

- Яңа сыгылган кишер согы бала имезүче хатыннар өчен дә әйбәт, күкрәк сөтен куерта.

- Миокард инфаркты кичергән кешеләргә, калкансыман бизендә үзгәрешләр булганнарга, матдәләр алмашы бозылганда, баласызлык, дерматит, экзема, яман шеш, си­дек-таш, бавыр, бөер, йөрәк-кан тамырлары системасы, азканлылык, полиартрит авыруларыннан дәваланучыларга да өстәмә чара буларак кишер согы эчәргә киңәш ителә.

- Кишер җиңелрәк үзләштерелсен өчен сок эчкәннән соң нинди дә булса майлы ризык кабып куегыз. Кишерне угычтан чыгарып ашарга җыенгансыз икән, үсемлек мае яки каймак белән болгатыгыз.

- Колит чире вакытында пешкән кишер боламыгы ашауның файдасы бар.

- Кишер согындагы органик су организм күзәнәкләрен тукландыруы белән әһәмиятле.

Искәрмә. Ашказаны җәрәхәте чире кискенләшкәндә, эч киткәндә кишер согы эчүдән тыелып торыгыз.

vatantat.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев