Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Котыру чире

Республика территориясендә котыру чире аркасында карантин игълан ителде.

Йогышлы авыру Лениногорск районының Куакбаш авылында чыккан.

Карантин вакытында түбәндәге гамәлләрне эшләү тыела:

- йорт хайваннарын сату, аларны билгеләнгән территориядән читкә алып чыгу һәм кыргый хайваннарны аулау;

- авыру яки шикле терлекне иткә сую;

- карантин игълан ителгән җирлекләрдә терлек күргәзмәсе үткәрү;

- сәламәт терлекнең дезинфекцияләнмәгән тире, йоннарын читкә алып чыгу;

- котыру чире белән авырган малның сөтен куллану, аны сату яки башка терлекләргә ашату;

- сәламәт терлекнең пастеризацияләнмәгән сөтен сату, куллану, терлеккә ашату.

Таләп ителә:

- авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына (эт, песи, ат, сыер) авыруга каршы прививка ясатырга;

- торак пунктларда азык базасын (чүп һәм көнкүреш калдыкларны ташлау урыны) бетерергә һәм шул рәвешле кыргый һәм йортсыз хайваннарның санын тәртипкә салырга;

- предприятие, базар, чүп мәйданнарын чистартып торырга, хуҗасыз эт һәм песиләрнең күпләп җыелуына юл куймаска. Йортсыз эт һәм песиләрнең подвал, йорт чормаларына һәм кеше яшәми торган башка биналарга керү юлларын бетерергә;

- кыргый җәнлекләр тырнаган, тешләгән яки селәгәе эләккән очракта, кичекмәстән ветеринария һәм медицина хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Хайваннарның котыру чире белән зарарланганы ачыкланганнан соң ике ай үткәннән һәм таләп ителгән барлык саклану чаралары үтәлгәннан соң карантин туктатыла.

Котыру авыруы барлыгына шик туган очракта, кичекмәстән район ветеринар хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча чик буе ветеринар күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы Локман Шәбиев сүзләренә караганда, моңа кадәр котыру чире Азнакай, Баулы, Әгерҗе, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Саба, Спас, Балык Бистәсе районнарында күзәтелгән. Барлыгы 18 очрак. Шуларның берсе - Яр Чаллыда, бишесе - Түбән Кама шәһәрендә, алтысы - Тукай районында.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев