Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Күзләрегезне саклагыз!

Күзләр - кеше өчен иң мөһим органнарның берсе. Якты дөньяны, аның матурлыкларын күреп яшәүдән дә кадерлерәк ни бар? Шуңа күрә аны кадерләп сакларга кирәк.

Бу турыда Алабуга район үзәк хастаханәсе окулисты Гаяз Хәйруллин укучыларыбызга үз киңәшләрен җиткерә:

- Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, укучыларның кышкы каникулларына да күп калмады. Балалар өчен күңелле мизгелләр булса да, ата-ана, укытучылар контроленнән читтә калган балалар өчен бу куркыныч чор да. Нәкъ менә шушы көннәрдә балалар арасында төрле җәрәхәт алу очраклары арта, күзгә зыян килү очраклары аеруча куркыта. Хәзер сәүдә нокталарында шартлагыч капсулалар, патроннар, петардалар, хлопушкалар сатыла башлады. Алардан дөрес файдаланмаганда, күзгә зыян килүе, кул, битләрнең пешүе ихтимал. Күзгә зыян килү аеруча куркыныч: бу очракларда күз күрүе начарлану яки баланың күрүдән мәхрүм калуы бар. Менә шуңа күрә балаларга андый куркыныч нәрсәләр белән уйнарга ярамый, бу турыда ата-аналар даими рәвештә аларның исләренә төшереп торырга тиеш.

Өлкәннәр өйдә һәм эштә гади генә саклык чаралары һәм гигиена кагыйдәләрен сакларга тиеш, чөнки беренче карашка әлләни җитди тоелмаган җәрәхәтләрнең дә күзгә зур зыян салуы бар. Күзгә зыян китермәс өчен эштә һәм өйдә саклагыч күзлекләрдән файдалану, җиһазларның төзеклеген контрольдә тоту зарур.

Күзгә зыян килгәндә ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә?

Күзгә чүп эләксә, аны чиста су белән юарга кирәк. Күз керфекләрендәге чүпне юеш кулъяулыгы, бинт яки мамык кисәге белән алырга. Әгәр күзнең мөгез катлавына эләксә, медицина белгечләренә мөрәҗәгать итү зарур.

Бәрелгән-сугылган очракларда кулъяулыгы яки мамык кисәген салкын суга манчып 15-20 минут дәвамында күзгә куеп тотыгыз, аннан табибка мөрәҗәгать итегез.

Күзләр пешкәндә аларны 15-20 минут дәвамында (күзләрне ачык тотып) чиста суда юарга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тирән яралар күз өчен аеруча куркыныч, күзне чиста коры бинт белән бәйләп, кичекмәстән күз табибына мөрәҗәгать итегез. Бу очракта күзне юарга ярамый.

Матбугатка В.Винер әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев