Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Ноябрьдә аткан чәчәкләр яки Көтмәгәндә килгән яз

Табигать саташты ахры: әбиләр чуагы булмады, инде көтеп арган салкыннар да юк. Иртәгә нәрсә көтәргә икән?

Алабуга метеостанциясе биргән мәгълүматлар буенча, безнең районда ноябрьнең беренче декадасы күпьеллык нормадан 8 градуска җылырак булган. Белгечләр әйтүенчә, соңгы тапкыр мондый җылы көз моннан 50 ел элек күзәтелгән.

Бу ай башында, мәсәлән, сигезенче ноябрьдә, алабугалыларның бакча һәм фатир тәрәзәләренә куелган термометрлары +13 градус күрсәтте. Шуны да әйтергә кирәк, узган елда ноябрьнең беренче ун көнендә салкын яңгырлар яуган иде, ә температура +5тән югары күтәрелмәде.

Көннәрнең болай җылы торуы табигать өчен эссез үтмәде: агачларда бөреләр бүртә, газоннарда исә ара-тирә чәчәкләр күренә башлады. Газетабызның игътибарлы укучылары да редакциягә фотофактлар китерә. Күренгәнчә, җылы көннәр аеруча сирень куакларына сизелерлек тәэсир ясаган. Шунысы да бар: әлеге җылыту үсемлекләр-агачлар өчен эссез үтмәячәк. Мәсәлән, җиләк культураларында бөреләр уяну сәбәпле, киләсе сезонда карлыган, кура җиләге, крыжовник һәм башка җиләк-җимешләрнең уңышы бик аз яки бөтенләй булмаска мөмкин.

Тик районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров бакчачыларга артык борчылырга кирәкми, дип саный.

- Көз еш кына җылы килә. Узган елда мин үзем чәчәк атып утырган алмагачларны күрдем, тик аңа карап алма уңышы начар булмады бит, - ди Нотфулла Нуруллович.

Бакча җимешләреннән тыш, басу культуралары да зыян күрергә мөмкин. Нотфулла Гомәров әйтүенчә, озакка сузылган җылы көннәрдән соң уҗымнарны кисәк кар капласа, үсентеләрдәге шикәр запасы бетәчәк. Культуралар һәлак булмасын өчен башта кырау төшәргә, соңыннан гына кар ятарга тиеш, шул вакытта гына шикәр запасы сакланып калачак, ә язын яхшы үрентеләр булачак.

Ә менә "Түбән Кама" милли парк территориясендә бер атна элек үк инде өч төсле миләүшә чәчәк аткан. Парк директорының фән, экологик белем бирү, рекреация һәм туризм буенча урынбасары Юлия Лукьянова сүзләре буенча, бу озак вакыт буенча җылы һәм дымлы һава торышы саклануга бәйле. Шул ук вакытта шәһәрдәге газоннарда чүп үләннәре чәчәк атып утыра. Бу ике очракта да әлеге үсемлекләр бик чыдам, тик салкыннарда аларның вегетатив өлешләренә зыян киләчәк һәм кабаттан чәчәк ату алар өчен кыенлык тудырачак.

- Аларның орлыклары исән-сау калачагына шикләнәм, - ди Юлия Александровна.

Көзге җылыда гөмбәләр һәм агач гөмбәләре үзләрен аеруча яхшы хис итә.

Җылы якларга китә торган кошлар үз вакытында китеп бетте. Моннан тыш, елның җылы вакытында парлап, ә кышын төркемнәргә оешып яшәүче песнәкләр, алдакчы һава торышына ышанмады һәм төркемнәргә берләште.

"Түбән Кама" милли парк территориясендә аюлар юк, шуңа күрә аларның йоклаганмы юкмы икәнен берничек тә күзәтеп-тикшереп торып булмый.

"Табигать кышның якынлашуын белә, димәк, һава торышы ничек кенә киреләнсә дә, үсемлекләр дә, җәнлекләр дә салкыннарга әзер. Бөреләре уянган агачлар өчен борчылырга кирәкми. Аларның "запасы" - әлегә йоклаучы, ә язын яфрак ярырлык бөреләре бар. Куаклар да, тамырларына кадәр өшемәсә, исән калачаклар", - дип сөйләде Юлия Лукьянова.

Алабуга метеостанциясе җитәкчесе Миңсылу Задина белдерүенчә, кыраулар булачак. Төнлә -4 градустан +2 градуска кадәр, көндез температура +1, +6 градус тирәсе булачак. Ә менә 20 ноябрьдә кар төшәргә тиеш. Хәер, ноябрьдә, гомумән, явым-төшем нормадан азрак булды.

Синоптиклар фаразы буенча, аномаль җылылык ноябрьнең икенче декадасына кадәр сакланачак. Соңыннан температура кисәк минуска, климатик нормадан түбәнгәрәк төшәчәк.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев