Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Сак булыгыз: грипп!

Алабуга муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә бүгенге көндә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату - авырудан саклану өчен беренче адым.

Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр шәһәр поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.

Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга?

Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.

Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?

  1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
  2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
  3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә - табибка мөрәҗәгать итегез.
  4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
  5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.

Исегездә тотыгыз!

- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;

- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.

Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.

Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Сәламәтлекне ныгыту

Чыныгу - кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.

Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.

Кискен респиратор авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм дәвалау өчен халык медицинасы рецептлары

  1. Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч тапкыр икешәр тамчы тамызырга.
  2. Дүрт аш калагы вак итеп туралган суганга ярты стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, утыз минут тотарга. Катнашманы көненә өч тапкыр икешәр тамчы борынга салырга.
  3. Ике чәй калагы бал һәм ике чәй калагы чөгендер суын кушып болгатырга. Көненә өч тапкыр борынга өчәр тамчы салырга.
  4. Тигез өлештә алынган гөлҗимеш, кычыткан, чамбырны (чабрец) ваклап, ике стакан салкын су кушып өч минут кайнатырга һәм бер сәгать төнәтергә. Ашаганнан соң, җылы килеш көненә ике тапкыр яртышар стакан бал белән эчәргә.

Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга.

Бүгенге көндә шәһәр даруханәләрендә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратларының киң ассортименты сатыла. Даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.

Г. Х. Фәрдиева,

профилактика кабинеты табибәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев