Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

“Салават күпере” – балаларны сәламәтләндерү лагере

Хәзерге буын балаларының сәламәтлеге елдан-ел какшый. Аның сәбәпләре күп төрле. Әйләнә-тирә мохитебезнең камил булмавы, беренче чиратта, балалар өчен бик начар. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар моны яхшы аңлый, шуңа күрә җәйге ял вакытында мәктәп яны лагерьларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә.

4нче гимназиянең "Салават күпере" балаларны сәламәтләндерү лагере буларак оешкан. Бирегә 7 яшьтән 12 яшькә кадәр 110 бала йөри. Лагерьның төп темасы "Салют, Җиңү!" илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышлана. Беренче смена 27 июньдә тәмамлана һәм икенчесе шәһәрнең 2нче мәктәп территориясендә эшләячәк.

Лагерьда өч төркем формалашкан: "Голливуд", "Диңгез йолдызлары" һәм "Дельфиннар". Кайсы отряд балаларына нинди шөгыль ошаганы отряд исемнәреннән күренеп тора. Сөйләүләренә караганда, чынлап та, алар бассейнга йөрергә ярата. Укучылар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр Галина Титоренко, Надежда Кузьмина, Надежда Капина эшли. Биредә аерым спорт отряды бар. Аны Евгения Турцева һәм Марат Галимов җитәкли. 4 нче гимназиядә лагерьның төп программасы буенча төзелгән планга үзенчәлекле чаралар өстәп эшләүче физик тәрбияче Регина Авдееваны бик яраталар.

Җәйге ял вакытында вожатый булырга теләүче югары сыйныф укучылары белән уку елы ахырында тест үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча сайлап алынган Кристина Филиппова, Алина Гусева һәм Мария Власова хәзер - отряд вожатыйлары.

- Мин тугызынчы сыйныфны тәмамладым, әлегә киләчәктә кем буласымны белмим, ә менә кечкенәләр белән төрле уеннар үткәрү миңа ошый, шуңа күрә мин лагерьда, - ди 1 нче отряд вожатые Алина. Биредә, кайсы баладан сорама:

- Безгә барысы да ошый! - дип җавап бирә. Мәсәлән, Никита 2 нче сыйныф тәмамлаган, лагерьга бер көн дә килми калганы юк:

- Мин җәй буе йөрер идем, тик без киләсе айда гаилә белән диңгезгә барабыз һәм шул вакытта минем туган көнем дә булачак!

Аның белән дуслашып өлгергән 10нчы мәктәп укучысы Семен:

- Безгә һәрвакыт күңелле, аеруча спорт уеннарында катнашуы шәп! - дип өсти.

- Иртәгә минем туган көнем! - Йөгереп килгән бу кызчыкның шатлыгын уртаклашмый мөмкин түгел. Балаларның Туган көн бәйрәмнәре дә оештырыла икән. 4 нче гимназиядә гаилә мохите тудырырга тырышканнар, шуңа күрә балаларның теләп йөрүе гаҗәп түгел.

- Шәһәр яны мәктәп лагерьларының барысына да бер үк төрле ашамлыклар китерелә, - ди өлкән тәрбияче Гөлсем Мещанова, - ә менә шулардан безнең пешекчебез Надежда Савина әзерләгәннән дә тәмлерәге юктыр. Балалар безнең ашханә ашларын яратып ашый.

Төп эшчәнлек ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен таратуга юнәлгән. Шәһәрнең балалар иҗат үзәге, "Юлдаш" туристлык үзәге, "Түбән Кама" милли паркы оештырган чаралар бик кызыклы үтә. Башка мәктәп яны лагерьларындагы кебек үк, китапханәгә экскурсияләр еш оештырыла. Тәрбиячеләр үзара киңәшләшеп эшли. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан уеннар үткәрелгән. Гимназия территориясеннән читтә уздырылган һәр чара алдыннан укучыларга инструктаж үткәрәбез, диләр.

- Балаларның иң яраткан урыннары - мәйдан, - ди Гөлсем ханым. Биредә алар үзләрен табигать баласы буларак хис итә, күрәсең.

Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Юлия Дранкова әйтүенә караганда, лагерь башлыгы Рәисә Вәлиева балалар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшкә дә җитди игътибар бирә. Гимназиядә җәен акча эшләп алырга теләге булган укучылардан хезмәт бригадасы оешкан. Бу төркем белән укытучы-психолог Наталья Максютина эшли.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев