Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Сәламәтлек – зур байлык

Кеше организмы - төгәл көйләнгән система, анда берни дә артык түгел, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим.

Чыныктыру - бала организмы өчен әһәмиятле булган чараларның берсе.
Ул иң элек мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нерв системасын ныгыта, сөяк- сеңер аппаратының, мускуллар һәм эчке органнарның үсешенә уңай тәэсир итә. Хәрәкәт һәм шулай ук аерым органнарның функцияләренә, аларның үзара килешеп эшләүләренә уңай тәэсир ясый.
Шуны истә тотып, 34нче "Салават күпере" балалар бакчасында, чыныктыру чараларын кече яшьтәге балалар белән дә үткәрәләр. Иң элек, сабыйлар бакчага килү белән, иртәнге гимнастика уздырыла. Тәрбиячеләр физкультминутларда төрле күнегүләр ясаталар, һава ванналары оештыралар.
Ә нәниләребезнең иң яраткан шөгыльләреннән берсе - массажлы-төймәле юл. Тәймәләр өстеннән яланаяк йөрү бала аягындагы нерв нокталарына көчле тәэсир ясый, яссы табанлылыкны, аяктагы арыганлыкны киметә. Балаларны үзләрен төсле һәм төрле формадагы төймәләр дә кызыксындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев