Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Сәламәтлеккә чират

Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатыннан канәгать калган кешене табуы кыен, кемдер табибның шәхси мөнәсәбәтенә үпкәли, ә кемнеңдер поликлиникадагы очсыз-кырыйсыз чиратларны күреп ачуы чыга.

Алабугалылар еш кына безнең редакциягә әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә. Табиб янындагы чиратлар, язылулар аеруча эшләүче алабугалыларны борчый. Болар турында без шәһәр поликлиникасы баш табибы Фәрит Мөбарәкшин белән сөйләштек.

- Медицина ярдәменә һәркем мөрәҗәгать итә алсын өчен, без көчебездән килгәнне эшлибез. Поликлиника җиде көнлек эш режимына күчерелде: хәзер без көн саен иртәнге 8.00-19.00 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә 8.00-17.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе 8.00-12.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Һәр табиб атнага ике тапкыр кич белән кабул итә. Бу, беренче чиратта, эшләүчеләр өчен булдырылды.

Табиб янына, диагностик бүлеккә һәм лабораториягә алдан язылу кертелде. Димәк, пациент табиб янына баруны планлаштыра ала. Хатын-кызлар консультациясендә, 1 нче каттагы тар белгечләр бүлегендә, гомумпрактика табиблары бүлегендә аерым регистратура бар.

Бүлекләргә, кабинетларга телефон кертелгән. Пациентлар өчен җитәкче телефоны, регистратура, гомумпрактика табибының, акушер-гинекологның (хезмәт күрсәтелү территориясенә карап) эш тәртибе һәм телефоны язылган визиткалар эшләнде. Визиткалар фатир буйлап таратылды. Визиткалары булмаганнар аны участок шәфкать туташыннан алырга мөмкин.

Әмма шул ук вакытта эшләүче гражданнарның һәм пенсионерларның табибка керү вакыты буенча кыенлыклары да булды. Өлкән яшьтәге эшләмәүче пенсионерлар табиб янына эш көннәрендә, көннең беренче яртысында керергә тырыша. Тик эшләүче алабугалылар да еш кына бары тик шушы вакытта гына белгечләр янына эләгә ала.

Шул сәбәпле, иртәнге вакытта кабул итүләрнең бик күп булуын исәпкә алып (алдан язылмыйча, авырып килгән кешеләр; вафат булу турында белешмә язу), хөрмәтле пенсионерларыбыз һәм өлкән кешеләр табибка барасы вакытларын алдан ук сәгать уннан башлап кичке сәгать бишкә кадәр планлаштырып, иртәнге һәм кичке вакытны эшләүчеләр өчен калдырсын иде дип сорыйсы килә. Аларга да үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга кирәк бит.

Поликлиниканың эшенә кагылышлы тәкъдимнәрегезне поликлиниканың беренче катындагы хатлар өчен тартмага сала һәм регистратуралардагы тәкъдимнәр дәфтәренә яза аласыз.

Наилә БАЯЗИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев