Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Вакцинация – котыру авыруыннан саклануның бердәнбер чарасы

Котыру - аеруча куркыныч авыру. Авыру китереп чыгаручы вирус үзәк нерв системасында үрчи һәм организмнан селәгәй белән бүленеп чыга. Котыру авырулы хайванның үз-үзен тотышы, табигый сыйфатлары үзгәрә: төлкеләр курыкмый көпә-көндез авылларга, фермаларга киләләр, этләр белән сугышалар.

Хайваннарда әлеге авыру ике төрле формада үтә. Алар тыныч кына ятып торырга, судан, яктылыктан куркырга яки бик ярсу булырга - ашарга яраксыз төрле әйберләрне ашарга, тешләргә, ә гадәти ризыктан, судан баш тартырга, хуҗасына ташланырга мөмкиннәр.

Котыру вирусы авыру хайван тешләгәндә, тырнаганда, селәгәе тиеп киткәндә кешегә йогарга мөмкин.

Зыян күрүчегә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, авыру һәрвакыт үлем белән тәмамлана.

Кыргый хайваннар инфекциянең табигый чыганагы, алар аны таратуда да төп роль уйный. Шәһәрдә исә хуҗасыз этләр, мәчеләр кеше өчен куркыныч тудыра.

Нинди генә хайван тешләсә дә (йорт хайваннарын да исәпкә алып), тешләнгән, сыдырылган яки селәгәй тигән урыннарны тиз арада сабынлы су белән юарга, җәрәхәт кырыйларын йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән хирургка яки Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматология бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хайван тешләгәннән соң медучреждениегә мөрәҗәгать итүче вакцинация үтә - 90 көн дәвамында схема буенча 6 укол ясала.

Котыру - үлемгә китерә торган куркыныч авыру һәм аны дәвалый торган дарулар әлегә табылмаган. Медицина ярдәменә вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, 100 процент очракта авыру үлем белән тәмамлана. Котыру авыруыннан вакцинация - чирне һәм үлемне профилактикалауда төп чара. Шуңа күрә вакцинациядән баш тартырга һич тә ярамый.

И.Пантелеева,

табиб-инфекционист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев