Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Казан вакыйгалары күңелгә шом салды

Кичә, мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае алдыннан, Казанда республиканың дин әһелләренә һөҗүм иттеләр. Көндезге сәгать унбер тирәсендә Четаев һәм Мусин урамнары чатында ТР мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган автомобиль шартлады.

Мөфтинең иртәнге радиоэфирдан кайтып килеше булган, дип хәбәр итә "Татар-информ". Шартлау машина хәрәкәт иткән вакытта яңгырый. Шартлау дулкыны Илдус Фәизовны автомашина салоныннан чыгарып ата. Үтеп баручылар аны якындагы даруханәгә алып керә, бераз соңрак шунда "Ашыгыч ярдәм" бригадасы килеп җитә.

Илдус Фәизов Татарстан мөфтие итеп узган елның 13 апрелендә сайланган иде.

Тик күңелсез хәбәр моның белән генә тәмамланмый.

Шул ук көнне Казанның Совет районында ТР мөфтиенең элеккеге урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үз машинасында үлгән килеш табыла.

"Вәлиулла Якуповка йорт подъездында атканнар. Җинаять урынында 6 гильза табылды", - дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

Вәлиулла Якупов машинасына кадәр барып җиткән һәм шунда вафат булган.

Тикшерүчеләр Татарстан Диния нәзарәте лидерларына һөҗүм сәбәбе версияләре арасында аларның профессиональ эшчәнлекләрен дә тикшерә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин.

Бу вакыйгалардан соң республиканың, шул исәптән Алабуганың да мәчетләре көчәйтелгән сак астына алынды.

Моңа кадәр Алабуга муниципаль районы Советының кече залында антитеррор комиссиясенең утырышы узган иде. Аны Алабуга районы Советының документлар белән тәэмин итү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Виктор Анищенко үткәрде.

Виктор Анищенко утырыштагыларны 2013-2015 елларда район территориясендә терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәшүнең максатчан программасы белән таныштырды.

Конфессияара килешүләре белән дан тоткан республикада терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш артык кебек тоелса да, кичәге вакыйгалар мондый программаның кирәклеген раслады.

Бүген республикада "Универсиада-Антитеррор-2012" оператив-тактик өйрәнүләрнең башлануы турында игълан ителгән иде. Полиция хезмәткәрләре шартлы диверсион-террористик группаларны эзләп кунакханә, йорт, подвал, чардакларны тикшерү эшләрен башлады инде.

Алабуга районы эчке эшләр җитәкчесенең урынбасары Сергей Базуев һәммәбезне дә игътибарлы булырга һәм шикле объектлар табылганда кизү бүлегенә 02 телефоны буенча шылтыратырга киңәш итте.

-Күршегездә барлыкка килгән таныш булмаган гражданнарга аеруча игътибар итәргә кирәк, - дип ассызыклады ул.

Алабугада Спас ярминкәсен үткәргән вакытта полициянең бар игътибары куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев