Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга табибы иң файдалы җиләкләр турында сөйләде

Җәй — яңа өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне кышка туплау вакыты.

Алабуга үзәк район хастаханәсе фельдшеры Гөлназ Дёкина безгә кайсы җиләкләрнең файдалырак булуын сөйләде.

− Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы киңәшләренә караганда, йөрәк авыруларын, яман шешне, шикәр авыруын һәм симерүне булдырмас өчен, көненә 400 грамм, бәрәңге һәм крахмаллы тамыразыкларны кертмичә, яңа өлгергән яисә яңа әзерләнгән җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк. Уңай булсынга, «биш порция» кагыйдәсен истә калдырырга була: бер көндә биш өлеш төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән тукланасы. Бер өлеш — ул якынча 80-100 грамм, яисә куш учта сыйган кишер, помидор, ике мандарин яки бер кечкенә тәлинкә яшелчә салаты, − ди медицина хезмәткәре.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең яңа өлгергән булуы мөһим. Аларда файдалы матдәләр күбрәк.

Моннан тыш, алар:

  • теплицада түгел, кояшта җитлеккән булырга тиеш;
  • кешенең үзе яшәгән төбәгендә, иң яхшысы — үз кишәрлегендә үскәне булсын;
  • нитратлы булмасын.

Җиләк-җимештә чыннан да витаминнар, микроэлементлар һәм клетчатка күп, шуңа күрә аларның файдасы бәхәссез. Шулай да, Гөлназ Илдар кызы әйтүенчә, чаманы белергә кирәк. Бар җимештә, ачыларында бигрәк тә кислота җитәрлек. Ул ашказаны-эчәк юлы лайласын зарарларга мөмкин.

Төрле колит, аллергиясе булган кешеләргә, әлбәттә, аларны ашамаска яисә пешереп ашарга кирәк. Алманы, мәсәлән, мичтә пешерергә, согын әзерлисегез килсә — кайнатырга.

− Организмга тиешле файда булсын дисәгез, бер генә төрле җиләк кулланмагыз, аларны катнаштырып яисә чиратлаштырып файдаланыгыз, шул чагында сәламәтлеккә файдасы күбрәк булыр, − ди Гөлназ Дёкина.

Җиләк-җимешләрнең иң файдалысы
Абрикоста А, С, калий, магний һәм йод бар. Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, күзләрнең яхшы күрүенә булыша, электролитлар балансын җайларга ярдәм итә. Абрикос организмны токсиннардан чистарта, кандагы холестерин һәм тимер күләмен нормага кертә. Аны ябыкканда да кулланалар. Йөклелек вакытында, йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда, бөерләр авыртканда, организмда витаминнар җитешмәгәндә аеруча файдалы.

Нарат җиләге — дөньяда антиоксидантларга бай булуы белән танылган җиләкләрнең берсе. Шулай ук анда «Омега-3», марганец, тимер, С, А, Е, В1, В2, В9 витаминнары бар. Нарат җиләге (брусника) яшәртә, эчәклекнең торышын яхшырта, кандагы шикәр күләмен җайга сала һәм иммунитетны ныгыта.

Кызыл, ак, кара карлыган. Анда клетчатка, С, Е, К, һәм В группасына керә торган витаминнар, шулай ук тимер, марганец, калий, фосфор һәм бакыр күп. Йөрәк эшчәнлеген, күзләрнең күрүен яхшырта, тән тиресен ныгыта, йөзне яктырта. Карлыганның төрлесен ашарга тырышыгыз.

Караҗиләк, күк җиләк (голубика). Күк җиләккә караганда, кыргый караҗиләк (черника) файдалырак та әле! Бу җиләктә С, Е, К витаминнары, магний, калий, бакыр, марганец бар. Алар ДНКны саклый, йөрәк сәламәтлеген ныгыта, тимер эшкәртелүгә булыша, электролитлар балансы өчен мөһим. Караҗиләк ашказаны-эчәклекнең яхшы эшләвенә, кан басымы булганда кан тамырлары киңәюенә, күз челтәрен кан белән тәэмин итүгә ярдәм итә.

Карбызда калория аз, ул зифалыгын саклаучылар өчен яхшы. Карбыз шулай ук су балансын җайлый, чөнки аның 90 проценты судан тора. Ул кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә, бөерләрне чистартуга булыша.

Крыжовник — менә дигән пребиотик. Анда эчәкләрдәге бактерияләр ярата торган пектин бар. Пектин аркасында, ул эч тыгызланганда файда бирә. Эчәкләре «ялкау» кешеләргә крыжовник ашарга кушалар.

Кура җиләге — дубиль матдә һәм флавоноидларга бай. Шуңа күрә ул бактерияләргә һәм вирусларга каршы көрәшергә сәләтле җиләк булып танылган. Анда антиоксидантлар, шул исәптән антоцианнар күп. Алары баш миенең кан тамырларын һәм күзәнәкләрен зарарланудан саклый. Вак кан тамырларын җитмәүчелеге, кан тамырларындагы варикоз, капиллярлар йомшаклыгын, кан басымы күтәрелүне, атеросклерозны булдырмау өчен, кура җиләген кулланырга мөмкин.

Алмалар пектин һәм эчәкләр эшчәнлеген, кан әйләнешен яхшырта торган азык җепселләренә бай. Пектин организмнан зарарлы холестерин һәм агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Шуңа да алма азык белән агуланганда ярдәм итә. Аны ашаганда, тиз туясың, калориясе дә аз. Гәүдә авырлыгын киметү буенча ул төрле диеталарга кертелә. Алмада тимер һәм калий күп. Минераллар алма йомшагында гына түгел, кабыгында һәм орлыкларында да бар, шуңа күрә аны тулысы белән ашарга кирәк.

Җиләк-җимешләрне ничек дөрес юарга

  • Ашар алдыннан гына юарга, югыч матдәләр кулланмаска.
  • Чия, карлыган, виноград кебек җиләкләрне агып торган су астында 5 минут юалар. Моның өчен дуршлагтан файдаланырга була.
  • Цитруслыларны, тышчаларындагы зарарлы матдәләр бетсенгә, кайнап торган су белән пешекләү яхшырак.
  • Кавын һәм карбызларны йомшак щетка белән агып торган суда юалар.
  • Алма, груша, персик, абрикосларны башта суда чылатырга куярга, аннары юарга кирәк.

Бакча җиләген аеруча игътибар белән юасы. Туфрак кисәкләре калмасынга, башта 10 минутка суга салып торырга, аннан соң гына агып торган су белән юарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев