Алабугада булачак медиклар шәһәр поликлиникасында яман шешкә каршы көрәш атнасына багышланган акция үткәрде
Акцияне оештыручылар сүзләренчә, мондый күрсәтмә материаллар шәһәр халкының игътибарын үз сәламәтлекләренә җәлеп итәргә ярдәм итә һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.
Алабуга поликлиникасында яман шешкә каршы көрәш атнасына багышланган профилактик акция узды. Чарада Алабуга медицина көллияте студентлары катнашты. Булачак белгечләр пациентларга онкология авыруларын профилактикалау кагыйдәләре һәм даими медицина тикшерүләренең әһәмияте турында мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр таратты, дип хәбәр итә үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте.
Акцияне оештыручылар сүзләренчә, мондый күрсәтмә материаллар шәһәр халкының игътибарын үз сәламәтлекләренә җәлеп итәргә ярдәм итә һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.
Искәртеп узабыз, 2025 елда Алабуга районында яман шешләрнең 77% ы I–II стадияләрдә ачыкланган, ул вакытта савыгу мөмкинлеге югары була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев