Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада коронавируска һәм гриппка каршы прививка ясау дәвам итә

Медицина хезмәткәрләре халыкны иммунизацияләү буенча актив эш алып бара.

Исегезгә төшерәбез, COVID-19 һәм гриппка каршы прививка профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән. Беренче чиратта хроник авырулары булганнарга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, студентларга, хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары һәм медицина оешмалары хезмәткәрләренә иммунизация үтәргә кирәк. 

Шулай ук балалар поликлиникасында гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Гриппка каршы прививканы балаларга 6 айдан башлап ясарга рөхсәт ителә. 

Шәһәр буенча вакцинация пунктлары эшли, анда теләгән һәркем прививка ясый ала.

Вакцинация пунктлары:

Поликлиника (Пролетар ур., 36, 3 кат, каб.309) тел. 4-41-28, эш көннәрендә: 8.00-18.00 сәгатьтә, шимбә: 8.00-12.00 сәгатьтә, якшәмбе -ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) тел. 9-61-08, эш көннәрендә: 8.00-15.00 сәг., шимбә: 8.00-12.00 сәг., якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городищенская ур., 3, каб.8) тел.: 7-91-34, эш көннәре: 8.00-15.00 сәгатьтә, шимбә: 8.00-12.00 сәгатьтә, якшәмбе -ял көне

Шулай ук авыл җирлекләренә һәм шәһәр оешмаларына баручы мобиль бригадалар эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев