Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада мәктәп укучылары өчен наркотикларга каршы чара узды

Чара «Иллюзион» кинотеатрында үтте.

«Иллюзион» кинотеатрында «Россия балалары — 2022» акциясе кысаларында 8нче һәм 9нчы мәктәп укучылары өчен тәмәке тарту яки сәламәт тормыш рәвеше алып баруга багышланган мәгълүмат сәгатьләре үткәрелде.

Әңгәмәне табиб психиатр-нарколог Марина Пляшкова һәм балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Альбина Гайнетдинова үткәрде, дип хәбәр итә Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте. 

Марина Владимировна үзенең чыгышында алкоголь, тәмәке кебек легаль наркотиклардан башлап, легаль булмаган матдәләрне куллану нәтиҗәләре турында бәян итте. Табиб сүзләренчә, теләсә нинди наркоманлык беренче күргән рюмка яки тәмәкедән башлана, һәм бары аек яшәү рәвеше генә наркоманлык чиреннән гарантия булып тора.

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы хокук бозулар очрагында административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

Әңгәмә барышында укучылар чарада актив катнашты, үзләре өчен күп яңа мәгълүмат үзләштерде. Мәгълүмати материал һәркемгә аңлаешлы формада тәкъдим ителгәнлектән, укучылар зур кызыксыну белән тыңлады.

-  Балалар дөрес нәтиҗә ясады һәм киләчәктә дә әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысына каршы тора алырлар дип өметләнәсе килә, — дип ышаныч белдерде лекторлар.

Әңгәмәдән соң яшүсмерләр өчен «Наркомания. Манипуляция серләре» исемле документаль фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев