Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

9 августта «Алабуга» Казанның «Нәфис» командасы белән уйнаячак

«Алабуга»ның финалга чыгуы нәкъ менә шушы матчка бәйле.

Бу чәршәмбедә Алабуга Үзәк стадионының футбол кырында ике көчле команда — «Алабуга» һәм «Нәфис» очрашачак. Исегезгә төшерәбез, Казанның «Нәфис» командасы 2022 елда футбол буенча ТР Кубогын яулады. Узган ел «Алабуга» аларга 3:1 исәбе белән оттырган иде. 

9 августта 17.00 сәгатьтә 2023 елгы футбол буенча ТР Кубогының 1/2 финалы узачак. Уен киеренке булачак. «Алабуга» ның финалга чыгуы нәкъ менә шушы матчка бәйле. Алабугалыларны спортчыларыбызга ярдәм итәргә һәм уенга килергә чакыралар.

Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев