Алабуга гимнастлары алтын медальләр белән кайтты
Безнең шәһәр данын «Олимп» спорт мәктәбеннән 12 кеше яклады.
Алабуга гимнастлары «Юность Закамья» регионара турнирыннан алтын медальләр белән кайтты.
Нәфис гимнастика буенча «Юность Закамья» төбәкара турниры Әлмәттә 8-9 октябрьдә узды. Анда 10 шәһәр: Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Оренбург, Димитровград, Лениногорск, Казан, Әлмәт, Алабуга спортчылары катнашты.
Безнең шәһәр данын тренер Нәргис Рәджәбова җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбеннән 12 кеше яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Шәхси программада үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны Елизавета Низаметдинова, Кира Никитина, Дарина Алимарданова, Анна Кузнецова, Софья Закирова, Ралина Харисова һәм Алия Сатдарова алды. Икенче урында — Злата Брусова.
Төркем күнегүләрендә беренче урыннарны «Феникс» һәм «Эдельвейс» командалары алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев