Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга гимнастлары төбәкара турнирда җиңү яулады

Турнирда Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 205тән артык спортчы катнашты.

9 — 10 апрельдә Алабугада нәфис гимнастика буенча «Жемчужинка» 1нче төбәкара турнир узды.

Турнирда Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 205тән артык спортчы катнашты. Алабуга данын тренер Наргис Рәҗәпова җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 30 бала яклады.

Шулардан 2013-2014 елларда туган спортчылардан торган ике команда һәм КМС программасы буенча тагын бер команда төркемле күнегүләрдә икенче, өченче урыннарны яулады. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча 28 гимнаст кыз югары нәтиҗәләр күрсәтте һәм призлы урыннар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев