Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга картингчылары “Кыш-2013” исемле ачык республика ярышларында катнашты

Алабуга картингчылары Чаллы шәһәрендә үткән картинг буенча "Кыш-2013" исемле ачык республика ярышларында катнашты. Традиция буенча бу ярышлар танылган картингчы Олег Кухаренко истәлегенә багышланды.

Катнашучыларны ике яшь төркеменә бүлделәр: 8 яшьтән 16 яшькә кадәр, 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк. Дистанция озынлыгы 500 метр тәшкил итте. Алабуга данын бу ярышларда дүрт кешедән торган команда яклады. Спортчыларның барысын да тренер Юрий Ломакин әзерләде. Безнекеләр Түбән Кама картингчыларын артта калдырып, Ижау спортчыларын алга үткәрде.

Богдан Кәримов шәхси беренчелектә икенче урын алды. Егет 8 нче класста укый һәм картинг белән күптәннән шөгыльләнә. Җиңүчеләргә призларны "Париж-Дакар"ның танылган спортчылары тапшырды. Хәзер егетләр киләсе атнада Казанда үтәчәк ярышларга әзерләнә.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев