Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Алабуга» Казанның «Нәфис» командасын 2:1 исәбе белән җиңде

Җиңү голы авторы — Евгений Смурыгин.

Кичә Алабуга үзәк стадионында футбол буенча ТР Кубогының 1/2 өлешендә «Алабуга» һәм Казанның «Нәфис» командалары очрашты. Уен киеренке иде, чөнки ике команда да көчле. Ә «Нәфис» 2022 елгы Футбол буенча ТР Кубогы иясе. 

Безнең командага беренче голны матчның 23 минутында Михаил Демидов кертте, ә җиңү голы авторы — Евгений Смурыгин. Көндәш капкасына тупны ул матчның 69 минутында кертә. Уен Алабуга спортчылары файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. 

Киләсе уен 23 августта Казанда узачак. Бу матчтан соң командаларның кайсысы финалга чыгачагы билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев